Мал җанлыклы Фирдәвес

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
– Яшь бозаулар ка­рауга үз теләгем белән күчтем, – ди “Агро-ТНГС-И” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бо­зау караучысы Фирдәвес Гыйниятуллин. – Чөнки мин кечкенәдән үк мал­лар яратам. Бозауларның үлүен күргәч, түзә алма­дым.

   1993 еллар була ул. Аңынчы Фирдәвес Гыйни­ятуллин 5 ел дәвамында ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. 100 сыердан 115әр бо­зау алган чорлары була аның. Шуңа да район бу­енча күп тапкырлар бе­ренчелекне алып килә.

    Яшь бозаулар карауга күчкәч (анысына да 20 ел вакыт үткән), Фирдәвес малларны тәрбияләүгә бар тырышлыгын куя. Бүгенге көндә тырыш терлекче, күз генә тия күрмәсен, бер генә бозауның да үлеменә юл куймый. Көнлек үсешне 700-900 граммнан төшерми. Моның өчен, әлбәттә, тырышлык кына да җитмидер, Фирдәвес кебек мал җанлыклы булып, малкайларга җан җылысын да бирү кирәктер.

   Бозауларның саны ар­тып киткәндә, алар тор­мыш иптәше Мәхтүмә белән бергәләп эшлиләр. Авыл җирендә төпләнеп, балалар үстереп, мал-туар асрап тулы тормыш белән яшиләр Гыйния­туллиннар.

– Яраткан эшең булып, шуңа бар күңелеңне би­реп эшләүдән дә зур бәхет юк, – ди Фирдәвес бозауларының башын­нан сөя-сөя.

 

Нәсимә Гәрәйшина

   

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International