Эт өрә, бүре йөри...

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Кырын эш кырык елдан соң да беленгәнен һәркем белсә дә, кайберәүләр аны онытып җибәрә шикел­ле. Безне капчыкта саклап булмаган кебек, адәм баласының артык нәфесе дә, комсызлык булып тыш­ка чыга һәм бервакыт, сиздерми генә хуҗасының кесәсен “тишә”. Азнакайдагы авылларның берсендә балалар бакчасы мөдире булып эшләүче А. корруп­цион җинаять кылуда гаепләнеп, штрафка тартылды. 2012 елда ул үзенең вазифаи зат булуыннан файда­ланып, беркайда да эшләмәүче ирен бакчага “эшкә” ала, соңыннан аңа каравылчы бурычын да “йөкли”. Эшләмәгән килеш ай саен билгеле бер күләмдә ире өчен хезмәт хакы алып, А. алдау юлы белән 22 280 сум акчага ия була. Нәфесен тыя алмаган хатынның кырын эшләрен полиция хезмәткәрләре тиз арада сизә. Бүгенге көндә хөкем ителүче үзенең гаебен ту­лысынча танып, җәзасын алды.

   Илебездә коррупция күренешенең чәчәк атуы бер­кем өчен дә сер түгел. Әмма аның белән төрлечә көрәшәләр, катгый законнар кабул итәләр. Әле тегендә, әле монда “кул кулны юган” очраклар ачы­кланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын биреп торса­лар да, “акча” дип авызлары ачылганнар аңа карап куркып тормый. Соңгы вакытта ришвәтчелеккә бәйле тикшерү эшләре көчәйтелде. Димәк, бу юнәлештә уңай үзгәрешләр булмый калмас.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International