Шәхси хуҗалыклар үсеше буенча Азнакай шәһәрендә зона киңәшмәсе узды.

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Азнакай радиосы яңалыклары  Тыңларга >>>

Азнакай муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, яклау һәм әлеге өлкәдә авыл халкының активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булды.


    Киңәшмә эшендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Пре­мьер-министры урынба­сары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, башкарма комитет җитәкчеләре, авыл баш­лыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык әгъзалары катна­шында 16 районнан килгән делегация вәкилләре катна­шты. Азнакайлылар өчен бу зур горурлык һәм куаныч та, чөнки кагыйдә буларак, се­минарлар алдынгы тәҗрибә үрнәге алырдай җирлектә уза.


... Авыл белән бер­гә татар халкының йола, гореф-гадәтләре дә яши. Кунакларны каршы алыр­га хәзерләнгән Кәкре-Елга авылы чын бәйрәм төсен алды. Мәдәният йорты ал­дында халык гөж килә, са­мавырлар кайнап утыра, коймак, чәк-чәк һәм татар халкының башка милли ри­зыкларыннан өстәлләр ту­лып тора. Яшьләр кайсы утын кисүдә, кайсы башка төр спорт ярышларында көч сынаша. Шунда ук ап-ак кар өстеннән җигүле атлар юыр­та. “Җанашым” фольклор ансамбле театральләшкән “Каз өмәсе” күренешен күрсәтә.


   Авыл халкы белән күңелле очрашудан соң, делега­ция вәкилләре өч төркемгә бүленеп, Кәкре Елга һәм Әлкәй авылларына гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга юл алдылар.


   Авылның киләчәге Нәсих Сабировлар кебек тәвәккәл, эшлекле кешеләр кулында. Нәсих озак еллар дәвамында токарь булып эшләгәч, металл эшен бик ярата. Бу шөгыле аның фермер булгач та бик ярап куйган. Ишек алдында аның үз кулы белән ясалган эш корал­лары һәм җайланмалары тезелеп киткән. Алар ара­сында бәрәңге, чөгендер утырту, алу һәм башка авыл хуҗалыгы эшләрен җиңеләйтүче агрегатлар бар. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек, сарыклар асрыйлар. Бертуган энесе, тормыш иптәше һәм бала­лары – Нәсихның алыш­тыргысыз ярдәмчеләре. Җитештерелгән продук­цияне авылда һәм район үзәгендә саталар.


    Гомумән, районда гаилә фермаларын оештыру­га зур игътибар бирелә (бу хакта киңәшмәдә дә әйтелде), төрле ярдәм про­граммалары эшләп килә. Дүрт баш савым сыеры бул­ган хуҗалыкларга бушлай савым аппаратлары, яшь гаиләләргә бозаулар бирү – болар ярдәм чараларының берничә үрнәге. Бүгенге көндә 25 гаилә ферма­сы төзелеп, анда 2150 баш мөгезле эре терлек асрала. «Гаилә фермалары авылы» проектын тормышка ашыру буенча эш бара, аның төп максаты авыл кешесен эш белән тәэмин итү. Киләсе елда гаилә фермалары янә 14 кә артыр дип фаразлана.


     Семинар Азнакай рай­он һәм шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Му­ниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы һәм хуҗалык итүнең кече формалары эшчәнлеге, район күләмендә ярдәм программалары ту­рында эчтәлекле чыгыш ясады.


– Авылларда нәкъ менә Нәсих Сабировлар кебек инициативалы, булдыклы, эшлекле кешеләрне та­барга, аларга үз эшләрен җәелдерергә ярдәм итәргә, хуҗалык итүнең кече фор­маларын үстерүдә дәүләт ярдәме программаларыннан актив файдаланырга кирәк. Авыл кешесен җирдән аермыйк! Бу иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында бигрәк тә авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.


– Соңгы алты елда ре­спублика авылларында ха­лык 40 мең кешегә кимегән. Авыл хезмәте тиешенчә бәяләнми, ике-өч елда хезмәт хакы кимендә ике тапкырга артмый икән, без­не тагын да җитдирәк про­блемалар көтә. Авылны, аның эшлекле активлыгын саклап калу – безнең иң төп бурыч, – диде үз чыгышында Марат Әхмәтов.


    Министр соңгы елда азнакайлыларның авылхуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә зур уңышларга ирешүен: район игенчеләренең республика күләмендә иң югары уңыш үстерүен, сөт җитештерү буенча да беренче унлык­ка керүләрен, мөгезле эре терлекләрнең саны артып, биш меңгә җитүен билгеләп үтте. Биредә кулланылган алдынгы эш тәҗрибәсен ре­спублика хуҗалыкларына да кертергә чакырды.


   Башка районнардан килүчеләр дә ЛПХлар белән танышып йөргән­дә Азнакай фермерлары һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлегенә соклану бел­дереп, өйрәнердәй, үз җирлекләрендә файдала­нырдай алдынгы алымнар барлыгын билгеләп үттеләр.


     Әйе, “Алма пеш, авызыма төш”, – дип ятудан файда юк. Бүгенге көндә хыяллар­ны тормышка ашыру өчен бљтен мөмкинлекләр дә бар. Ни дә булса эшләргә, тәвәккәлләргә, уңышлы фермерлардан үрнәк алыр­га гына кирәк. Авыл кешесе үз туган җирендә яраткан эшен, үз лаеклы урынын табып, төпләнеп калсын өчен авыл башлыкларының, белгечләрнең дә ныклы ярдәме кирәк. Әлеге семи­нарда без моның ачык чагы­лышын күрдек.


 



 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International