Кармакка капмыйм дисәң, уяу бул!

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Азнакайда гражданнарны кабул итү уздырды.

    Кредитымны түләп бетердем дип, тынычлап, иркенләп калыр­га ашыкмагыз әле. Әнә очрашуга килгән бер ханым еламый гына. Кредитын түләп бетергәнгә 6 ел вакыт узган. Ә көннәрдән бер көнне банкка акча түлисе барын белгертеп, квитанция килеп төшә. Көнен-төнен телефон да тынмый. Имештер, 200 сум әҗәте калган да, шул акча процентлары белән еллар узгач 6 мең сумга җиткән. Ни өчен шулкадәр вакыт эчендә кли­ентка бер дә хәбәр бирмәүләре дә аңлашыладыр. Мондый очрак­та, тизрәк барып түләүчеләр дә юк түгелдер, чөнки процент бит көне, сәгате белән акча исәпли тора. Мошенниклар хәзер акча эшләүнең әллә нинди юлларын да кулланалар.

– Алар яхшы белгеч, психо­логлар да, кешене ышандыру, төрле ялгыш адымга тарту өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген яхшы беләләр. Шулкадәр ва­кыт үткәннән соң, акча таләп итәргә тиеш түгелләр, – дип Ил­дус Нәфыйков мондый очракта тизрәк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

    Очрашуда юл-транспорт вакый­галары буенча да мөрәҗәгатьләр күп булды.

Икенче бер ханым улының мотоцикл белән машинага бәрелеп, күптөрле җәрәхәт алуы, операцияләр ясатуы турында сөйләде. Киләчәктә эшли алмау куркынычы да бар икән. Ханым, әлбәттә, машина йөртүченең җәза алуын таләп итә. Татарстан прокуроры булган документларны бер кат укып чыгуга ук, гаепнең ике якта да булуын әйтте. Мотоци­клчы тизлекне арттырса, 80 яшь­лек машина йөртүче бәлки күреп бетермәгәндер. Шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев әлеге эшнең ка­бат тикшерелүен әйтте.

   Шәхсән үземнең дә (автор Нәсимә Фазлыева) өлкән яшьтәге машина йөртүче гаебе белән ку­лым имгәнде. Шуңа да:

– Нинди яшьтә булуга да кара­мастан, машина йөртергә рөхсәт ителәме? – дигән соравымны би­реп калырга ашыктым.

– Өлкән яшьтә булу машина йөртү хокукын чикләми. Медици­на белешмәсе яхшы икән, рөхсәт, – дигән җавап ишеттем.

   Димәк, сәламәтлеге яхшы икән, 90 яшьлекләр дә машина йөртергә хокуклы. Авырлыгын үз җилкәмдә татыгач, бу яшьтә кешенең маши­на йөртерлек сәламәт булуына бер дә ышанасы килми шул. Мине бәрдерткән бабай да, ярты елдан машина йөртү таныклыгын алып рульгә утырды. Һәм нәрсә булды дисез? Ул кабат кеше бәрдерде.

... Сораулар күп һәм кызы­клы булды. Берләрен субсидия алу мәсьәләсе кызыксындырса, икенчеләре “ниндидер бер эш чорының стажга кермәве”ннән зарлана, өченчеләрен инде бик күпләребезне төп башына утыр­ткан “ваучер” язмышы борчый. Бу сорауларның күпчелегенә төптән тикшерми торып җавап бирүе мөмкин дә түгел. Әмма Татарс­тан прокуроры һәммәсенә эшле­кле киңәшләрен бирде. Кабул итү барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең дә булуы мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен уңай хәл итәргә ярдәм итте.

– Күңелемне басып торган йөгем төшкәндәй булды, җиңеләеп кит­тем, – дия-дия рәхмәтләрен укы­ды Камәрия апа.

    Ахырдан Илдус Нәфыйков белән бераз әңгәмә оештырып алдык:

– Районнар буенча йөрим, хал­кы, аларның проблемалары белән танышам, – ди берничә ай элек кенә үз эшен башлап җибәргән прокурор. – Гомумән алганда азна­кайлылардан җитәкчелек, хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата шикаятьләр бик аз. Бу җитәкчелек һәм халык бердәм бу­лып, үзара аңлашып эшли, дигән фикер калдыра. Коррупция, на­ркомания, эчкечелек кебек яман гадәтләргә каршы да бергәләп көрәшергә кирәк. Бу күренешләр беркемне дә битараф калдырма­сын иде. Шул чагында гына нин­ди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

 Нәсимә Фазлыева

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International