Бәхеткә, балалар бүгенге көндә аның яңа гаиләсе белән. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Әмма... Авыл җирендә яшәгәч, бар да халыкның күз алдында, малайларга иптәшләре алдында кыенга туры киләдер. Әнә, укытучылар кечесенең тәртибеннән зарлана: дорфа җавап кайтара, дәресләргә әзерләнми, калдыргалый да икән. Комиссиядә утыручы өлкән абый-апаларының үгет-нәсихәтеннән күзләреннән яшьләр тәгәрәде малайның. Мөгаен, иптәшләре ярасына тоз саладыр, әнисе өчен кимсенәдер малай. “Балакайгынам!” – дип башыннан сыйпап, әни юатасы урынга, күз яшьләрен әтисе сөртте бу юлы да. Ә бит бала ата-ана өчен җавап бирергә тиеш түгел. Утыз яшендә берсеннән-берсе кечкенә ике бала белән калган Ф. нең хатыны Мәскәүгә акча эшләргә киткән. Елдан артык кайтканы юк икән. Башта ирне үзе янына дәшкән, хәзер балаларны алып китмәкче ди.
– Бирмим мин аңа балаларны! – дип ир каты тора.
Бу гаиләнең язмышы ни белән тәмамланыр? Һәрхәлдә, әлегә ике як та килешүгә әзер түгел, йөрәктә – бер-берсенә үпкә, рәнҗеш.
Ә бит ир белән хатын арасындагы низагтан күбрәк балалар зыян күрә. Үсә-үсә аларның күңелләре катылана, атаны да, ананы да санламас җаннарга әвереләләр. Әнә, Э. кебек ни тели, шуны эшләп йөри торган кызлар-малайлар әллә каян килеп чыкмый. Уналты яшьлек кызны инде беркем һәм берничек тәртәгә кертә алмас кебек.
– Мин әйттем, мин шулай эшлим! – ди ул өздереп.
Кылган гамәлләре өчен оялу да, үкенү дә, икеләнү дә юк.
8 нче сыйныфта укучы А. да мәктәпкә йөрүне кирәк санамый. Иртән дәрескә дип җыенып чыгып китә, ә аяклары нигәдер башка тарафка сөйри. Төннәрен өенә кунарга кайтмый калган чаклары да еш икән. Карап торышка бик тә ипле балага ошаган үзе, комиссия әгъзалары алдында күз яшьләрен дә сыгып алды. Әмма ышандырмады, хәйләкәр төлке сыман тоелды ул миңа.