Буралының "Ак әбисе"

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Иңнәренә ир-ат җегәрлеге салып, авы­лга беренче кайткан өч тракторның берсенә утырып иген үстерүгә алына Маһинур Афза­летдинова. Гомере әнә шулай туктаусыз хезмәттә, туган авылы басу-фермаларында үтә.

    Җиһанның аклыгы­на күмелеп утырган Бу­ралы авылында безне, күңелләренә дә аклык-па­кълек салынган шушы төбәк уңганнарын җыйган йортта бик кунакчыл каршы алды­лар. 95 яшьлек Маһинур апаны гомер бәйрәме белән котларга килүчеләрне ерып үтмәле түгел. Авыл биләмәсе башлыгы Нияз Фәтхетдиновтан баш­лап, авыл активистларын, халкыбызның борынгы мил­ли киемнәреннән әллә каян балкып торган “Сердәшләр” ансамбле үзешчәннәрен әйтәсеңме, “Ак әбине” үз иткән авылдашларның олысы-кечесе, туган-тума­ча... читтән дә якыннары кайткан. Үзенә күрсәтелгән бүгенге хөрмәт, бигрәк тә район башкарма ко­митеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бу­енча урынбасары Да­мир Гыйләҗевнең район җитәкчелеге исеменнән җиткергән котлавын ишетү, РФ Президентының шәхси тәбрикләү хатын тапшыруы аның өчен әйтеп бетерә ал­маслык тантана, олы сөенеч булды.

 – Сезнең алда зур их­тирам белән баш иябез. Тылда, аннан соңгы авыр елларда, гомерегез буе куй­ган тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез узган тор­мыш юлы киләчәк буыннар өчен мәгънәле, олы үрнәк ул. Сәламәтлек-сихәтлек белән менә шулай якынна­рыгыз, авылдашларыгыз кадер-хөрмәтенә күмелеп яшәргә язсын сезгә Маһинур апа, – дип юбилярга изге теләкләрен ирештерде ул.

     Аның бу котлауларын рай­он социаль яклау идарәсе вәкиле Фәүзия Бакирова, авыл җитәкчеләре, авыл­дашлары дәвам итте. Китапханәче Вәсимә Фәхразова, “Сердәшләр” ансамбле тәбрикләүләрен җырлары аша юллады.

    1937 елда Чалпыда трак­торчылар әзерләү курсын тәмамлап, авылдашлары Хәмит һәм Бари Файзул­линнар, Латыйп Морта­зин белән бергәләп ко­рыч айгырны иярләргә алына Маһинур. Чая, ты­рыш уңган-булган кызны күршедәге Чубар Абдулның шофер егете Әхмәтшәрип тиз күреп ала һәм бура­лылар борынына чиртеп, озакка сузмый өйләнеп тә куя. Гаиләдә бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – Ин­дус һәм Мәрьям туа. Мәңге шулай матур гына яшәрләр кебек тоелган өметләрне каһәрле сугыш җимерә. Әхмәтшәрипкә фронттан исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый. Бертуган ике абыйсының да “сугыш­та һәлак булды” хәбәре генә килә. Берсеннән-берсе кечкенә балалар белән Маһинур бу чорның бар авырлыгы алдында берүзе торып кала. Әле ярый янәшәдә әнисе бар. Кыш­кы кичләр аның белән сол­датларга оекбаш-бияләй бәйләп үтә. Ә инде җир ачылуга кабат иген басуына чыгып китә.

– Сугыш чорында биш ел Митрофановкада эшләдек. Аягы аксак Николайның җәфалануларын күреп җаннар сыкрый иде, – дип сөйли Маһинур апа ара-тирә күз яшьләрен сөртеп. – Чубар Абдулныкы Мәүлит бригадир иде. Көне-төне ба­судан кайтып керми эшләп ничек чыдалгандыр, Ходай гына белә.

     Сугыштан соң ул Бура­лыда озак еллар фермада маллар карый. Фидакарь хезмәтенең чагылышы бу­лып хәзер әнә бер көлтә Мактау грамоталары, медальләре саклана.

    Нинди генә чорларда да, баштан нинди генә кайгы-хәсрәтләр кичкәндә дә биш вакыт намазын кал­дырмаган Маһинур апаның телендә сүз саен Ходай­ны искә алу, ил-көнгә изге теләк-догалар. 96 яшенә кадәр әнисен карый, аңа кадер-хөрмәтен күрсәтә.

    Хөкүмәтебезнең тыл ветераннарына, ирләре сугышта үлгән ятимә хатыннарга соңгы ва­кытта күрсәткән ярдәм-кайгыртуына да күңеле булган аның. 6 оныгы, 12 оныкчыгы һәм аларның 3 оныгы, аны сабый баладай караган кызы Мәрьямне (аларга яшәргә килүенә әле ике генә ел, моңарчы әниләре үз дөньясын үз нигезендә көткән) хәзерге тыныч тормышның рәхәтен, бәрәкәтен белеп, разыйлык­та яшәргә чакырып, алар өчен куанып бетә алмый. Намазлык алдына иелгән кечерәйгән какча гәүдәле “Ак әби”нең камил акылы, яхшы хәтеренә, әнә шулай үз сыенда матур олыгаюы­на күз тимәсен дип, сагаеп кына сокланып куясың...

  

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International