Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 15 сентябрендә
18 сәгатьтән 16 сентябрендә 21 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү
2026 елның 16 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, төнлә һәм көндез көчле яңгыр, иртән һәм көндез яшен, боз көтелә, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булуы мөмкин.
Халыкка киңәш ителә:
Яшен вакытында:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.
6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.
9. Мөмкин булса, ерак араларга барудан сакланыгыз.
10. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүләреннән генә чыгарга киңәш ителә. Юл аша хәрәкәт итүче транспорт чаралары алдыннан йөгермәгез, чөнки тайгак юл өслекләре транспорт чарасының тормоз юлын сизелерлек арттыра. Бары тик транспорт агымына каршы гына барыгыз. Күренүчән жилет киегез яки киемегезгә яктылыкны чагылдыручы элементлар беркетегез.
1. Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:
Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.
2. Әгәр яңгыр сезне урамда очратса:
Җир асты юлларына һәм башка затлы биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.
3. Әгәр дә яңгыр сезне бинада очратса:
Әгәр дә сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
4. Әгәр дә яңгыр Сезне шәхси транспортта очратса:
Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгырны кичерегез. Су бик тиз килеп чыкса, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.
Әгәр сез машинада хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны тәнең белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.
Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз..
Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.
Машина йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тэгэрмэчлэрнен торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт туктамаска;
4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;
3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
4. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.
Боз булганда:
Әгәр дә сез машинада булсагыз, пыяладан ераграк торыгыз, аларга арка белән борылыгыз (салон үзәгенә карап) һәм күзләрегезне кулларыгыз белән яки киемнәрегез белән каплагыз. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнең белән ябарга һәм шулай ук күзләрне я кием, я кул белән капларга кирәк. Иң яхшысы идәнгә ятарга (әгәр салонның габаритлары рөхсәт итсә). Әгәр дә сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Әмма алдан карагыз (әгәр күренергә мөмкинлек бирсә), якын-тирәдә качу урыннары юкмы (күперләр, эстакадалар, гаражлар, ябык стоянкалар). Якын-тирәдә туры килерлек ышык булмаса, сез юл читендә булмавыгызга ышаныгыз һәм, мөмкин булганча, аның кырыена якынрак сыеныгыз. Әмма юл читендәге (бигрәк тә түбәнлеккә) чыгу куркыныч булуын исәпкә алырга кирәк, чөнки ул көчле явым-төшемнәр һәм су басу ихтималы булганда юылырга мөмкин. Шулай ук боз җыелган урыннарга да кермәгез, чөнки сезнең автомобиль идарә итүчәнлеген югалтырга мөмкин.Бернинди очракта да боз вакытында автомобильдән чыкмагыз! Шуны истә тотыгыз: боз явуның уртача озынлыгы якынча 6 минут тәшкил итә, һәм бик сирәк ул 15 минуттан да озаграк дәвам итә.
Әгәр боз өегездә булса, мөмкин кадәр ераграк торыгыз һәм өйдән чыкмагыз. Электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле эшчәнлек белән озатыла. Әгәр боз Сезне урамда очратса, ышык урын сайларга тырышыгыз.. Әгәр боз Сезне урамда очратса, ышык урын сайларга тырышыгыз. Агачлар астында ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз бөртекләренең агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.Әгәр дә сез яки якында кемдер эре боз явудан зыян күргән булса. Коткару хезмәте белән бәйләнешкә керегез, шул ук вакытта якынча боз күләмен күрсәтегез.
Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкаруга заявка бирү өчен АО "Челтәр компаниясе" 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмәләрне «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ФДБУ тел.8 (843) 293-38-04 бирә.
Мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ФДБУ белешмәләре нигезендә әзерләнгән.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.