Әлмәт районының “Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең” Азнакай районы белгечләре 2026 елның 21 сентябрьдан 02 октябрьга кадәр грипп һәм ОРВИ профилактикалау буенча“кайнар элемтә” оештыра.
Белгечләр сораулар буенча дүшәмбе-җомга көннәрендә 09.00 – 16.00 мин. (12.00 – 13.00 тәнәфес) “кайнар элемтә”: 8(85592) 9-34-40 телефоннары буенча мөрәҗәгәтләрне кабул итәләр.
Белгечләр гриппка каршы прививканы кайда ясарга, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, гриппка каршы прививканы башкалар белән бергә кулланырга мөмкинме, шулай ук специфик булмаган профилактика чараларыннан искә төшерәчәкләр һәм ата-аналарга балаларны эпидезон вакытында ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирәчәкләр.