Иң матур чыршылар билгеләнде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
     Татарстан мәйданында үзәк чыршы ачу тантанасы булды. Чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды.

     Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муници­паль район һәм «Азнакайнефть» идарәсе җитәкче­леге тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Биредә шулай ук Яңа ел бизәлеше буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде. Быел сәнәгать предприятиеләре ара­сында үз территорияләрен иң матур бизәүче дип “Азнакайнефть” идарәсе табылды. Икенче урынны – сөт комбинаты, өченче урынны бораулау эшләре предприятиесе яулады.

      Бюджет оешмалары арасында мәгариф идарәсе – беренче, район үзәк сырхауханәсе – икенче, мәдәният идарәсе өченче урынга лаек булды.

      Авыл җирлекләреннән Вахитов, Әгерҗе һәм Чубар Абдул беренче өчлеккә чыкты.

Торак милекчеләре ширкәтләре арасында “28 нче квартал”, “Универсал”, “Восход” ширкәтләре бизәлеше иң үзенчәлекле дип табылды. Хәсәнов урамындагы 29 нчы йортта яшәүче Бибинур Фәрукшина да Яңа ел бәйрәменә үз өлешен керткән: аның кардан ясалган сыннары һәркемне таң калдырды.

     Шәһәрдәге төп чыршылар бизәлеше буенча “Азна­кайнефть” идарәсе (Татарстан мәйданы) беренче­лекне алды. “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖ (Мәдәният йорты мәйданы) һәм “Актүбә” МУП (Актүбә) – икенче, “Электр челтәрләре компаниясе” ААҖ нең Азнакай филиалына (Мәнәвез) өченче урын бирелде.

     

 ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International