Безнекеләр – съездда

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешенә зур мәгънә салган муниципаль берәмлекләренең VIII съездын­да Азнакай муниципаль район җитәкчеләре, Актүбә бистәсе һәм авыл биләмәләре башлыклары да кат­нашты. Район җирлегендә иң яхшылардан саналган Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева съездда чыгыш ясады. Аның белән бу хакта газетабызның алдагы санында тәфсилләбрәк сөйләшербез. Янә бер зур куаныч: Азнакайның Мәлбагыш, Микулино һәм Карамалы авыл җирлекләре биләмәләр ара­сында үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, автомобиль белән бүләкләнделәр.

     

 ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International