Ак кала ачык йөз белән каршы алды

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Ил күләмендә зур колачлы төзелеш – «КамАЗ» заводына һәм Яр Чаллы каласына беренче нигез ташларын салучылар арасында Азнакай районнан да шактый. Биредә тамыр җибәреп, инде онык балалары үсеп килә аларның.

   Әмма туган якның чәчәкле тугайлары, су коенып үскән инеш-елга­лары, кайткан саен ак чәчләрен изәп сәлам бирүче кылганлы таулары һәрчак күңел түрләрендә. Әнә шул җирсү хисе як­ташларны әледән-әле оч­рашуга этәрә.

   Быел шундый очрашу декабрь азагында “Энер­гетик” мәдәният сара­енда узды. Азнакайлы­лар зур әзерлек белән килде: туган ягыбыздан чыккан шагыйрьләр, язучыларның ки­тап, кул осталарының һәркемне шаккаты­рырлык эшләреннән күргәзмәләре, ераклар­га даны таралган чигүле йомшак итекләр, авыл хуҗалыгы, азык-төлек предприятиеләребез, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукцияләр ярминкәсе, сәнгать осталарыбызның ялкынлы чыгышы дисеңме – барысы да Яр Чаллы каласында яшәүче якташларыбыз күңеленә сары май булып ятты.

   Бәйрәм башында рай­оныбызга багышланган кинофильм күрсәтелде, анда Яр Чаллы шәһәрендә беренче тапкыр Азнакай якташларының очрашу мизгелләре дә чагылды. 1995 елда нигез салынган әлеге дуслык күпере аша элемтәләр менә шулай дәвам итеп тора.

   Муниципаль рай­он башлыгы Марсель Шәйдуллинның быел ирешкән уңышларыбыз турында сөйләвен дә ку­анып тыңлады халык. Ул азнакайлыларның кайдада тырыш, булган халык икәнен билгеләп үтте.

   Аның сүзләрен расла­гандай, сәхнәдә Азнакай­да туып үскән табиблар, эшмәкәрләр, укытучы­лар, ширкәт җитәкчеләре, эстрада йолдызлары йөрәк түренә үтәрлек ял­кынлы чыгышлар ясады­лар.

– Азнакайдан булуым белән һәрчак горурланып яшим. Безнең як кебек ма­тур як беркайда юк! – ди 2 нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы, Мәндәй авы­лында туып-үскән Азат Фәтхетдинов.

– Мондый очрашулар аралашып, дустанә яшәү, рухыбызны баету өчен кирәк. Без, азнакайлылар, һәрчак бер-беребезгә ярдәм кулы сузабыз, райондашларыбызның ышанычлы җилкәсен тоябыз, – ди якташлар җәмгыяте рәисе урынба­сары, тумышы белән Сар­лы егете Маузир Гыйния­туллин.

   Яр Чаллының якташлар җәмгыяте Азнакайның “Бәхет” һәм “Лилия” бию ансамбле балаларына дельфинарийга сәяхәтбүләк итте. Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкорт­стан Республикаларының халык артисты Сала­ват Фәтхетдиновның кат­нашуы да ямь өстенә ямь бирде.

   Азнакайлылар юмарт халык. Бу очрашу да бүләкләргә бай булды. Чатыр тавы сурәтләнгән картиналар, тамгалы сәгатьләр, Азнакай һәм Актүбә уенчыклары, рай­он башлыгының Рәхмәт хатлары чаллыларга туган ягыбызны искә төшереп торыр. Ә шулай да иң зур бүләк – ул тама­шачы рәхмәте.

–Якташларыбыз өчен шул хәтле шат­ланып утырдым, җөмһүриятебезнең иң биек җиренә – Чатыр тауга менеп баскан­дай булдым, – ди татар иҗтимагый үзәгенең хөрмәтле әгъзасы Халисә Имамиева.

   Шуңа күрә якташлар хушлашмадылар, ә яңадан очрашканга кадәр дип саубуллаштылар гына.

      

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International