Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Үз радиобыз бар!
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Азнакай радиосы эшли башлау – узып баручы елның истәлекле һәм шатлыклы вакыйгаларыннан берсе. Инде без район хәбәрләрен газета, телевидение аша гына түгел, һәр көнне иртәсен, көндез, кичен – юлдамы, эштәме, өйдә кухня тирәсендә мәш килеп йөрибезме – радиоэфирдан тыңлау бәхетенә ирештек.
Районда булган барлык вакыйгаларны тәҗрибәле журналистлар Ләйсән Габдуллина һәм Гөлназ Бәдертдинова тавыш операторы Илнур Вәлиуллин ярдәмендә халыкка җиткереп торалар.
– Быел 18 мартта район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән җирле “Азнакай” радиотапшыруына нигез салынды. Бүгенге көндә егермегә якын тапшыру өстендә эшлибез. Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән әңгәмәне үз эченә алган “Кунак йорты”, районның талантлы шәхесләре турында сөйләүче “Синең кешеләрең, Азнакай”, авыл яшәешен чагылдырган “Авыл офыклары” тапшыруын тыңлаучылар яратып кабул итте, – ди телерадиокомпаниянең радио буенча директор урынбасары Ләйсән Габдуллина.
Район халкын борчыган сораулар һәм аларга җитәкчеләрнең җавапларыннан төзелгән тапшырулар да эфирда даими рәвештә яңгырап тора.
Туган ягыбыз шагыйрьләре, композиторларының иҗат җимешләрен, сәхнә йолдызлары башкаруында җырларны яратып тыңлый халык. Үзләре дә иҗат дәрте белән янып яшәүче Ләйсән һәм Гөлназ безгә телеэкраннар аша бик күп җылы тапшыруларыннан яхшы таныш. Радиога кереп китүләре һич очраклы түгел.
– Алабугада педагогия институтында укыганда ук җирле радиода эшли идем. Биредә тәҗрибәле журналистлар кулы астында канат ныгыттым, хезмәтемә мәхәббәтем уянды. Гаилә корып, Азнакайга кайткач та, радио ачылыр дигән өмет белән янып яшәдем һәм менә хыялым тормышка ашты, – ди Ләйсән.
Тумышы белән Мөслим районы Торыш авылыннан ул. Балачактан шигырьләр иҗат итә, журналист булырга омтыла.
Гөлназ да кечкенәдән хис дөньясында яши. 4 нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысына, республика прокуратурасы үткәргән иншалар конкурсында беренчелекне яулап, ТИСБИга бушлай укырга керү юлламасы тапшыруларын әле дә хәтерлим. Мин аны кечкенә бөтерчеккә ошатам. Җитешмәгән бер җире, белмәгән бер һөнәре юк: аш-суга кулы ятып тора, бәйли, тегә, чигә, машинада йөри, ул үстерә, шигырьләр яза.
– Бик яхшы оештыручы. Эшен тиз һәм югары дәрәҗәдә башкара, – диләр аның турында хезмәттәшләре.
Азнакайда туып-үскән Илнур шулай ук күптәннән телевидениед
ә
оператор булып эшли. Хәзер менә радионы да үз җилкәсенә алган. Тапшыруларның сыйфаты аңа бәйле.
– Радиотыңлаучылардан безгә җылы эчтәлектәге хатлар килә. Шалтыратып, тәкъдим-киңәшләрен әйтүчеләр шактый. Димәк, безне халык тыңлый, ярата. Районның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Азнакай радиосы үзенең лаеклы урынын табуга без шатбыз һәм Яңа елга яңа планнар, ак хыяллар белән керәбез, – диләр алар.
Радио "Азнакай"
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
26
май, 2026 ел
27.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз