Фатирыгыз җылымы?

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Безнең якның кискен-кон­тиненталь географик зона­га урнашуыннандыр инде, һава торышы бер дә тотры­клы түгел. Яңа ел башын­нан гына да ничә тапкыр җылытты да, термометр ба­ганасы күрсәткече ничә тап­кыр –20 градуска төшәргә өлгерде! Бәйрәм көннәрендә табигатьнең болай “ша­яртуы” үзәктән җылытыла торган йорт фатирларында­гы температураның кискен үзгәрүенә китермәдеме, алар­да яшәүчеләрдә ризасызлык тудырмадымы? Шәһәрнең төрле торак милекчеләре ширкәте хезмәт күрсәтә тор­ган йортларда яшәүчеләргә шул сорауны бирдек.

    Әнәс Баязитов, Гагарин урамы, 19 йорт (“Универ­сал” ширкәте):

– Мин, өлкән яшьтә булгач, урамга бик чыгып йөрмим. Шуңа күрә көннәрнең кинәт кенә җылынып китүен дә, суытуын да тәрәзәдән генә күзәтәм. Фатирда темпе­ратура үзгәреше сизелми, кайнар суы да килеп тора. Әмма ЦПВС белән Маркензон җитәкчелек иткән, бүлмәдә җиңелчә генә киенеп йөргән яшь чаклар барыбер сагын­дыра!

   Альберт Нурмөхәммәтов, Нефтьчеләр урамы, 21 йорт (“Наш дом” ширкәте):

– Фатирым салкын дип зар­ланмыйм. Андыйлар бар икән, урамнан җил кермәслек итеп ишек-тәрәзәләрен ныгытсын­нар.

   Фәнил Гыйләҗев, Сол­тангалиев урамы, 33 йорт (“28 нче квартал” ширкәте):

– Кайнар су да, җылылык та бар. Түзәрлек.

   Калган ТСЖларга караган йортларда яшәүчеләрдән дә җитди ризасызлык сүзләрен ишетергә туры килмәде. Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров та быел фатир суык­лыгыннан зарланучылар бул­мавын әйтте.

   Мәсьәләгә беркадәр ачы­клыкны Азнакай җылылык челтәрләре предприятие­се җитәкчесе Азат Хәлимов кертте:

– Йортларга бирелә тор­ган җылылык, район бу­енча расланган график нигезендә, һава торышының нинди булуына карап, үзәкләштерелгән система аша көйләнә. Котельныйдан чыккан җылылыкны тигез бүлү һәм аның әйләнешен яхшыр­ту максатыннан, линияләргә реконструкция уздыру ба­рышында шәһәр челтәрләрен ике гидравлик зонага бүлдек. Болай эшләү линияләрдәге һәм фатир батареяларында­гы җылылык басымын тиешле дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге бирә. ТСЖларга караган күпчелек йортларда хисап узелы эшли. Аларда тиешле температура режимын саклый торган көйләү диафрагма­сы, баланслау клапаны бар. Өстәвенә, хисап узелыннан файдалану кулланучыларга экономияләнгән акчаларын янга калдыру мөмкинлеген дә бирә.

 

      
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International