Ярышта катнашучылар арасында Сарман районы Яшь техниклар станциясенең картингчылары да бар. Рәиф Сәетшин җитәкләгән «Ялкын» картклубында 60 бала шөгыльләнә икән. Бүгенге ярышка иң-иңнәрдән җиде картингчы килгән. Алар арасында «Стриж» классында Татарстан чемпионы булган 11 яшьлек Риналь Сабиров та бар.
– Әлеге спорт белән җиде яшьтән шөгыльләнәм, бик ошый. Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – ди ул.