Еллык эш йомгаклары буенча район киңәшмәсе булды

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
“Кәримов Ф.Р.” КФХ базасындаавыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре катнашында терлекчелек продукциясе җитештерүдә еллык эш йомгаклары буенча район киңәшмәсе булды. Киңәшмәдәгеләр фермаларда алдынгы эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Мал тораклары чиста һәм җылы, алларын­да рационда каралган ризык, минераль өстәмәләр. Сөт кудыргычлар урнашты­рылгач, сыер савучыларның кул хезмәте бермә-бер җиңеләйгән, сөтнең сыйфаты да яхшырган. “Агро ТНГС-И” ҖЧҖннән кала, райондагы барлык хуҗалыкларда да узган елгы белән чагыштырганда, сөт савып алу арткан. Иң күп бозау алу, терлекләрнең үлем очракларын киметү, савылган сөтнең сыйфаты буенча да азнакайлылар республикада беренче урында бара. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киңәшмә эшенә йомгак ясап, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алда торган бурычлар­га тукталды.     

  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International