Мәгариф хезмәткәрләре чаңгыда оста шуа

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Шушы көннәрдә чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды.

– Бу ярышлар мондый масштабта районда беренче тапкыр үткәрелә, – диде мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова.

   Анда физкультура укытучыларыннан алып мәктәп ди­ректорларына кадәр катнашты.

Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә 1 нче урынны – Гөлнара Авзалова (7 нче мәктәп), 2 нче урын­ны – Гөлнур Камалетдинова (4 нче лицей), 3 нче урынны Эльвира Хәсәншина (Азнакай 2 нче балалар бакчасы) яулады. Ирләр арасында призлы урыннарны Мәннәф Хөҗҗәтов (9 нчы мәктәп), Ринат Сафин (Кәкре Елга), Сергей Соколов (Актүбә 1 нче мәктәбе) бүлеште.

   Директорлар һәм завучлар арасында ярышта урын­нар шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар арасында бүленде. Гүзәл Шәрәфиева (Актүбә 2 нче мәктәбе) һәм Альберт Рахманов (гимназия) – беренче, Зөлфия Зари­пова (Азнакай 3 нче мәктәбе) һәм Руслан Гәрәев (Әсәй) – икенче, Гөлшат Хәйбуллина (Урманай) һәм Данияр Мөхитов (Кәкре Елга) өченче урынга лаек булдылар.

  

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International