Үсеш тукталмаска тиеш

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Узган елның 30 декабрендә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каләм әһелләре белән очрашып, «Маяк» газетасы, җирле һәм ре­спублика радио-телевидение журналистларының барлык со­рауларына да җавап бирде, узган елга нәтиҗә ясады, җәмгыять, райондагы төп проблемаларга карата фикерен белдерде.

    «Елга йомгак ясаганда, артка борылып карыйсың, эшләгән эшләрне барлыйсың, проблемаларны күздән үткәрәсең, киләчәккә планнар корасың. Бу — табигый хәл. Гомумән алганда, 2013 ел безнең өчен, Азнакай халкы өчен уңышлы булды дияргә мөмкин. Нинди генә өлкәне алсаң да, авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы барысында да үсеш күзәтелә. Үсеш булгач, нәтиҗәсе дә бар. Хак бәяне ха­лык бирә, шуңа без алга тагын да зуррак планнар куеп, аңа ом­тылырга, бердәм эшләргә тиеш. Сез, массакүләм мәгълүмат ча­ралары вәкилләре, бер генә ва­кыйганы да күз уңыннан ычкын­дырмыйсыз, матбугат чаралары аша яктыртып киләсез. Район җитәкчелеге районның һәм шу­лай ук республиканың һәр вакыт­лы басмасы, телерадиокомпани­ясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, киләсе елда да шулай үзара хезмәттәшлек, элемтәләр дәвам итәр, дигән өметтә кала­быз”, – диде ул очрашуда.

    Аеруча актуаль дип тапкан­нарын, күпчелекне кызыксын­дырган сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

– Марсель Зөфәрович, 2013 ел республикада Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы булды. Бу уңайдан башкарылган эшләргә дә тук­талып китсәгез иде.

– Экология елы безнең алга җитди һәм бик мөһим булган бурычлар куйды. 2013 елда табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларны баш­кару өчен җирле бюджеттан 11 млн 875 мең сум күләмендә акча каралган иде. Экологик культу­ра һәм тирә-як мохитне саклау елында шактый эшләр башка­рылды. Сулыкларны саклауга ба­гышланган чаралар үткәрелде, Кара елга, Сыза елгаларының экологик халәте яхшыртылды, яр буйларын төзекләндерү буенча эш алып барылды. Зиратларны чистарту, яңарту, полигоннар төзү, парклар булдыру, агачлар утырту, оешма-предприятиеләр ярдәмендә чишмәләрне төзекләндерү... – болар бары­сы да халык иминлеге өчен эшләнә. Әлбәттә экологияне саклау, төзекләндерү чаралары бер елда гына тәмамланырга тиеш түгел. Бу өлкәдә баш­карасы эшләребез әле күп. Һәркем табигатьне саклауга үз өлешен кертеп, булдырылган уңайлыкларны сакласын иде.

– Актүбә бистәсендә мега-ферма төзелеп килә. Ул кай­чан сафка басар? Бу сорау бигрәк тә биредә эшкә урна­шырга теләүчеләрне кызык­сындыра.

Әлеге мега-ферма 3800 баш савым сыерга исәпләнгән. Быел язга таба аның берен­че партиясе – 1 мең баш са­вым сыер белән эшне башлап җибәрергә планлаштырабыз. Бу үз чиратында яңа эш урынна­ры булдыруда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә уңышларны тагын да арттырыр­га мөмкинлек бирәчәк. Якынча гына исәпләгәндә дә 40-50ләп кеше эшле булачак. Айлар, еллар узган саен эш мәйданы киңәя, эш урыннары да арта тора дигән сүз.

– Тымытык авылында “Гаилә фермалары авылы” проектына киңрәк тукталса­гыз иде. – Әлеге проект 20-25 ләп фер­маны, эшкәртү сәнәгате объек­тларын үз эченә ала. Районда бизнес, эшмәкәрлек, фермер­лык хәрәкәте зур тизлек белән алга бара. Әлеге проект та моның ачык мисалы. Респу­блика күләмендә беренче адым буларак, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бу идеяне хуплап кабул итте. Ул экологик, икътисади про­блемаларны уңай хәл итәргә дә мөмкинлек тудырачак. Иң мөһиме – авыл халкы эшле була­чак, авыллар сакланачак дигән сүз. Ә азнакайлыларга сыйфат­лы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк.

– ТР Премьер министры урынбасары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистры Марат Әхмәтов Азна­кай районында узган зона семинарында республика авылларында кешенең кимүе, хезмәт хакларының аз булуын әйтте.

– Районда авыл халкын эшле итү, хуҗалык итүнең кече фор­маларын саклап калу макса­тында күп эш башкарыла, төрле программалар эшли. 4 баш са­вым сыеры булганнарга савым аппараты, яшь гаиләләргә бо­заулар бүләк итү шушы ярдәм чараларының берничәсе. Әле шушы көннәрдә генә 8 савым ап­параты тапшырдык. Мал асра­учыларны терлек азыгы белән тәэмин итү юнәлешендә дә шак­тый эш башкарыла. Хуҗалык җитәкчеләре белән бергәләп халыкка фураж, салам, печәнне мөмкин булганча арзанрак бәядән бирергә тырышабыз.

     Көн-төн эшләүче авыл хезмәткәренең эше лаеклы бәяләнергә тиеш. Без аларның хезмәт хакын 15 меңгә җиткерү бурычын куйдык.

– Азнакайга икмәк даны кай­тты, терлекләрнең баш саны арту, ит-сөт җитештерүдә һәм башка өлкәләрдә уңышларыбыз күз алдын­да. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү-икътисади күрсәткечләре рейтингы буен­ча Азнакай урталыкта тора.

– Моны дөрес аңларга кирәк. Биредә берничә күрсәткеч: рентабельлек, 100 гек­тар авыл хуҗалыгы җиренә җитештерелгән сөт, кредиторлык әҗәтләре ... барысы да исәпкә алына. Ә кайбер хуҗалыкларның бурычлары бик күп. Рейтинг күрсәткечләре буенча соңгы ике елда урталыкка менгәнбез икән, бу үзе үк зур плюс. Беренчеләр рәтенә басу өчен ел саен менә шулай 5-6 процентка артыграк эшләргә кирәк. Һәм моңа зур ышаныч бар.

– Узган ел районда күп кенә социаль объектлар калыкты. Балалар бакчаларына чират­ны киметү буенча да шактый эш башкарылды. Быел бу юнәлештә планнар нинди? – Былтыр шәһәребезнең яңа микрорайонында 140 урынлык заманча балалар бакчасы, 8 нче мәктәпнең буш бинасында “Айсылу” балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме, соңгы елларда 3 авылда балалар бакчасы ачылды. Бу безгә мәктәпкәчә учреждениеләргә чират мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирде. Шөкер, районда демографик хәл елдан-ел яхшыра. 2013 елда аннан алдагы елга караганда 92 бала күбрәк туды. Рекон­струкция ясап, балалар бакчасы итеп үзгәртерлек биналарыбыз бар. Шулай ук Яңа Юлда ике төркемлек модульле балалар бакчасы ачарга ниятлибез.

     Җәй аенда “Восток” сәүдә-күңел ачу комплексы, уку елы башына яңа микрорайонда за­манча мәктәп тапшыру планла­штырыла.

– 2013 елда районның халык­ка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә шактый яңалыклар булды: Чубар Абдул һәм Түбән Якый авылларында яңа фель­дшер-акушерлык пунктлары ачылды, алтысына капиталь ремонт ясалды. Үзебезнең “Не­фтемаш” заводы җитештергән күчмә стоматология кабинет­лары нәтиҗәле эшләп килә, хәер, аларны күпләп санар­га булыр иде. Киләсе елда сәламәтлек саклау өлкәсен нинди үзгәрешләр көтә?

– Сүз дә юк, сәламәтлек са­клау өлкәсе җитди игътибар таләп иткән тармакларның бер­се. Узган ел бу өлкәгә җирле бюд­жеттан да, нефтьчеләребездән дә ярдәм зур булды. Сез әйтеп киткәннәрдән тыш, “Ашыгыч ярдәм” станциясе ремонтланды, үзәк сырхауханә бүлекләрендә тәрәзә-ишекләр алыштырыл­ды. Актүбә психоневрологик диспансерына, авыллардагы ФАПларга ремонт ясау өчен җирле бюджеттан миллион, моннан тыш административ-хуҗалык чыгымнарына мил­лионнан артык сум акча бүлеп бирелде. Яңа ел алдыннан гына стационар маммограф ап­параты кайтарылды, әлегәчә бу тикшерүне үтәргә азнакай­лыларга Әлмәткә барырга туры килә иде. 2014 елда Актүбә, Чалпы амбулаторияләренә ремонт ясау, Күктәкәдә мо­дульле ФАП ачу күздә тотыла. Мәндәй авылында да медици­на хезмәте күрсәтү өчен шар­тлар яхшырачак. Гемодиализга баручыларга Бөгелмәгә йөрү өчен мөмкинлекләр тудыру дәвам итә. Гомумән, халыкның сәламәтлеген саклауны төп бу­рычыбыз итеп куябыз һәм алга таба да бу юнәлештә эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә алып бары­лыр.

– Диспансерлаштыру үткән 21-36 яшьлекләр арасында – 59 кешедә, 39-60 яшьлекләр арасында – 912 кешедә, 60 яшьтән өстәге 1750 кешедә йөрәк-кан тамырлары авыру­лары булуы ачыкланган. Фе­дераль программа нигезендә үзәк сырхауханәнең башка бүлекләрендәге кебек кар­диология бүлегендә дә кой­ка-урыннар кыскартыла. Ә авырулар күп. Бу урыннарны саклап калу мөмкинлекләрен табып булмыймы?

– Белгәнебезчә, республи­када сәламәтлек өлкәсендә модернизацияләү программа­сы тормышка ашырыла. Төп максат – матди-техник базаны үстереп, амбулатор дәвалау мөмкинлекләрен арттыру. Әлеге максаттан заманча җиһазлар кайтарту, беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү юл­лары эзләнә. Программа кы­саларындагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, стационардагы авыруларның 20 проценты гына биредә дәваланырга мохтаҗ. Калган 20 проценты дәвалануны ФАП, амбулатория, поликлини­каларда үтәргә тиеш. Кызганыч­ка каршы, безнең илдә кешеләр авыру килеп чыккач кына табиб­ка мөрәҗәгать итә. Диспансер­лаштыру да (быел аны 7 мең кеше үтте) әнә шуны күрсәтте. Ә бит һәр кеше үз сәламәтлеген иң беренче чиратта үзе кайгыр­тырга тиеш. Тәмәке тарту, эчү кебек яман гадәтләр, физкуль­тура, спорт белән мөмкинлекләр булып та шөгыльләнмәү, кы­скасы, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау күп кенә чирләргә нигез тудыра. Вакытында про­филактик чаралар күрелсә, кешеләребезнең сәламәтлеге күпкә яхшырак булыр иде.

     Койка-урыннар, кызганычка каршы, федераль программа нигезендә кыскартыла. Әмма без әлеге мәсьәләне һәрьяклап өйрәнәбез, ничек тә аны халыкка уңай хәл итү, һичьюгы социаль урын-койкаларны саклап калу юллары эзләнә.

– Районыбызны алга җибәрүдә нефтьчеләр керткән өлешне ничек бәялисез?

– Әгәр дә районның соци­аль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслеккә хилафлык китерү булмас. “Тат­нефть” ачык акционерлык җәмгыяте кебек яшәешнең барлык сфераларын да дияр­лек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә та­гын бар микән?!

   Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә – инфраструктура үсеш ала, юллар төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, торак йортлар салына һәм ремонтлана, яңадан-яңа ял парклары, балалар мәйданчыклары барлыкка килә. Әлеге эчкерсез ярдәмнәре өчен без “Татнефть” компаниясенә, аерым алганда “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка зур рәхмәтле.

Тагын да мөһиме – Азнакай биләмәсендә эшчәнлек итүче дистәгә якын нефть предпри­ятиесе шәһәр һәм районның меңләгән кешесен эш белән даи­ми тәэмин итә. Бу, үз чиратында, халыкның матди хәлен, тормыш, яшәү шартларын яхшыртуда зур этәргеч булып тора.

    Әгәр дә бүген шәһәребез төзек, яшеллеккә күмелгән һәм гөлбакчага әверелгән, авылларыбызга электр, газ, су кертелгән, юллар салын­ган, мәктәп, мәдәният йортла­ры ремонтланган, һәр җирдә тулы канлы тормыш кайный икән – бу уңышларга ирешүдә нефтьчеләр керткән өлеш гаять зур. Нефтьчеләр белән эшле­кле элемтәләребез алга таба да дәвам итәр дип ышанам.

– Яңа еллар җитә башла­са, халык торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре тагын да артыр дип борчыла башлый. Түләүләр дәлилләп булмаслык югары. Аларны бе­раз булса да киметү юллары юкмы?

– Торак-коммуналь хуҗалыгы Азнакайда гына түгел, илдә иң зур проблемаларның бер­се. Халык белән бергә эшләп, алар белән очрашулар узды­рабыз, аңлату эшләре алып барып, әлеге мәсьәләне без күз уңында тотабыз. Торак милекчеләр ширкәтләре белән сөйләшүләр алып барабыз, аларның эшчәнлеге һәрдаим контрольдә. Билгеле булганча, бер ара халык арасында гомумй­орт ихтыяҗлары белән бәйле вәзгыять шактый кискенләшкән иде. Алар әлеге хезмәт өчен түләүләрнең күләме зур булудан зарланды. Халык белән актив эш алып бару нәтиҗәсендә, ОДН күрсәткечләрен киметүгә ире­штек. Районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча мохтаҗларга (инвалидлар, вете­раннар һ.б) адреслы ярдәм дә күрсәтелеп тора.

– Яшьләрне районда кал­дыру, аларны эш белән тәэ­мин итү өчен нинди чаралар күрелә, программалар эшли?

– Бүгенге көндә районга таби­блар, укытучылар, төзүче, авыл хуҗалыгы белгечләре, эшче көчләр җитми. Без “иллегә-илле” программасы булдыр­дык, ягъни кирәкле белгечлеккә укуның яртысын район бюджеты күтәрә. Укучыларга вуз сайла­ганда, хезмәт базарында сорау­га ия һөнәр бирә торганнарына тукталырга киңәш итәр идем. Мәктәптә очрашулар вакытында да шул хакта аңлатырга тырыша­быз.

   Былтыр 36 яшь гаилә авылда йорт төзеп, эшкә калды. Аларга дәүләттән 1 млн 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Хуҗалыкта 10 ел эшләгәннән соң, йорт аларның шәхси милкенә күчәчәк.

   Май, икмәк заводларын, ба­зарны саклап калу, яңа ачылган объектлар йөзләгән кешегә эшле булырга ярдәм итте.

 Үз эшеңне ачу өчен дә дәүләт программалары күп, бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк, ә без, үз чиратыбызда, һәрчак ярдәм итәргә әзер.

   Сәгать ярым вакытка сузы­лган иркен аралашу вакытын­да күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе социаль өлкә, төзелеш, икътисад, авыл хуҗалыгы, яшьләр сәясәтенә бәйле булса да, очрашуның темасы моның белән генә чикләнмәде. Район башлыгына юлланган сораулар арасында Азнакай районын Баш­кортстан белән тоташтыручы юл һәм күпер торышына, ПАТП эшчәнлегенә, эшмәкђрлекне үстерүгә һ.б кагылганнары да бар иде. Бер сүз белән әйткәндә, журналистлар тормышыбызның төрле почмакларына күз салыр­га өлгерде.   

  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.h
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International