Башкарган эшең халыкка файда, үзеңә куаныч китерерлек булсын

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
     Районда, бигрәк тә шәһәрдә, Расих Әхәт улы Шәкүровның үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Чөнки аның дүрт дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе, тулысынча диярлек, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле.

НЕФТЬЧЕ

     Хезмәт юлын ул Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге политехника институтын тәмамлаганнан соң, 1978 елның июнь аенда, барлыкка килүенә әле ярты ел чамасы гына булган һәм оешу чорын кичергән катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм сква­жиналарга капиталь ремонт ясау буен­ча (УПНП һәм КРС) Азнакай идарәсендә өлкән инженер буларак башлый. Ул елларда биредә эшләгәннәр, бигрәк тә инженер-техник хезмәткәрләр, яңа предприятиенең барлык җитештерү биналарын да эштән соң һәм ял көннәрендә үз куллары белән төзүләрен бүген дә яхшы хәтерлиләр әле. Яшь белгеч Расих Шәкүров, подразделе­ние җитәкчесе урынбасары буларак, үзе эшләячәк фәнни-тикшеренү лабо­раториясен (НИЛ) кыска вакыт эчендә сафка бастыруда, җиһазлауда, эш өчен кирәкле реагентлар табуда башлап йөрүчеләрнең берсе була.

    Районыбызның искиткеч гүзәл та­бигатьле, ике милләт вәкилләре элек-электән тату-тыныч гомер кичергән Каменка авылында туган, балачагын Азнакай эшчеләр бистәсендә уздыр­ган, урта белем алган, югары уку йор­тына кергәнче СУМРда, “Азнакайнефть” идарәсе ПРЦНОсында ярдәмче эшче ролендә беренче хезмәт чыныгуын алган егет скважиналарны капиталь ремонтлау коллективында эшләгән егерме ел вакыт эчендә өлкән инженер­дан фәнни-тикшеренү лабораториясе, җитештерүгә хезмәт күрсәтү базасы, идарәнең технология бүлеге началь­нигы баскычларын үтте. Биредә ул үзен оста оештыручы, җитәкче генә түгел, капиталь ремонт ясау технологиясенә күп кенә яңа методлар керткән, шуның белән скважиналарның нефть бирүчәнлеген арттыруга ирешкән ра­ционализатор, уйлап табучы, гый­лемле инженер-нефтьче буларак та танытты. Нефть скважиналары колон­насын мелалл пластырь белән ямау яңалыгын файдалануга керткән өчен Расих Шәкүров СССР Дәүләт бүләгенә лаек булды. Югарыда телгә алын­ган эшчәнлеге өстенә ул җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт тапты – предприятие тарихында беренче тап­кыр оешкан хезмәт коллективы сове­тын җитәкләде, ел әйләнәсе уздырыла торган төрле спорт ярышлары лидеры булды.

ДЕПУТАТ

     Узган гасырның 80 нче еллары ур­тасында илдә башланган үзгәртеп ко­рулар җәмгыятькә шактый гына җитди яңалыклар алып килде. Шуларның бер­се – сүз иреге. Ул халыкны борчыган актуаль проблемаларны зур трибуна­ларда күтәреп чыгу, аны чишү юлларын билгеләү мөмкинлеген бирде. Хакый­кать сөюче намусы, туган районына хезмәт итү теләге энергиясе ташып торган егетне Татарстан Югары Сове­тына депутат булырга этәрде. Бу 1990 елның март ае иде. Азнакай округыннан депутат кәнәфиенә дәгъва белдергән биш кандидат (араларында дәрәҗәле җитәкчеләр дә бар иде) арасыннан сай­лаучылар үзләренең ышанычларын Расих Шәкүровка белдерделәр.

 Ходай биргән озын гомер юлын узган, күпне күргән-белгән кеше күңелендә дә мәңге онытылмаслык бер мизгел са­кланадыр, – ди Расих Әхәт улы, хисләр дулкынына күмелеп. – Минем өчен ул Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турындагы документны төзү, аны кабул итүдә катнашу булды. 30 август төнендә декларация, ниһаять, кабул ителде һәм без, дулкынлану ка­тыш җиңү хисе белән, урамга чыктык. Мәйданга җыелган халык безне ал­кышлар белән каршы алды, кулларын­да күтәреп йөрде. Мин үземнең туган Республикам азатлыгы өчен керткән өлешем белән горурландым, горурла­нам һәм гомерем буена горурланачак­мын да!

    Республика суверенлыгын яулау ул вакытта Татарстан өчен шактый гына сәяси һәм икътисади вәкаләтләргә юл ачты. Әйтик, үзәккә җибәрелә торган са­лым күләме 70 тән 30 процентка кадәр кимеде. Янга калдырылган финанс мөмкинлекләре хисабына мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт сарайлары, торак йортлар кебек социаль объектлар төзелде.

    Ул вакытта нефтьче-депутат Шәкүровның республикадагы нефть сәнәгате тармагын тулысынча Татар­стан юрисдикциясенә күчерү зарур­лыгы турындагы чыгышы да сессиядә катнашучы халык вәкилләре арасын­да зур яклау тапты. Шуның нигезендә “Татнефть” компаниясенең финанс мөмкинлекләре артты. Нәтиҗәдә, нефтьчеләр ярдәме белән һәр шәһәр, район үзәгендә диярлек, Боз сарайлары калкып чыкты. 10 мең кешегә исәпләп караганда, аларның саны буенча ре­спублика бүген ил күләмендә алдынгы урыннарның берсен били.

   Саный китсәң, Татарстан Югары, Дәүләт Советлары депутаты итеп ике чакырылыш рәттән (1990-2000 ел­лар) сайланган, аның беренчесендә план-бюджет, икенчесендә эколо­гия комитетларында эшләгән Расих Шәкүровның республика, шул исәптән Азнакай районы халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен башкар­ган эшләре санап бетермәле түгел. Әмма бу урында районның “Тат­нефть” ААҖ белән берлектә башла­ган бүгенгәчә уңышлы эшләп килгән чишмәләрне төзекләндерү, алар­ны карап тоту, тузган торак урынына яңаларын төзү турындагы республика программаларының нәкъ менә шул ел­ларда һәм депутат Шәкүровның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә кабул ителүен искә төшереп узу бер дә артык булмас кебек...

ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТКӘРЕ

    Кайда гына, нинди вазифада гына эшләсә дә, Расих Әхәт улының хол­кында кешеләрне инандыру һәм үз артыннан ияртү, үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлек, шул ук вакытта ке­шелеклелек сыйфатлары өстенлек итә, минемчә.

    Бүгенге вазифасына – Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе уры­нына билгеләнгәнче, моннан дистә елга якын элек, Азнакай район һәм шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары булып 13 ел эшләде ул. Шул дәвердә аның турыдан-туры катнашы белән шәһәрдә икмәк за­воды, Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесенең яңа котельные, бала тудыру йорты һәм башка җитди соци­аль объектлар сафка бастырылды. Нәкъ менә шул елларда шәһәрне эчәр су белән тәэмин итүне үз эченә алган “Көмеш су” программасы тормышка ашырылды, Азнакай һәм Төркиянең Тарсус шәһәрләре арасында дуслык килешүе төзелде, Яңа Юл һәм Мәнәвез микрорайоннары төзелешенә нигез са­лынды. Нәкъ менә шул елларда респу­бликада узган “Иң төзек торак пункты” конкурсында Азнакай шәһәре ике тап­кыр җиңеп чыкты, ике ел рәттән призлы урыннар яулады. Россия күләмендәге шундый ук ике ярышта диплом белән бүләкләнде.

    Ул вакытта туплаган бай тәҗрибәсе Расих Шәкүровка бүген шәһәрне үстерү, төзекләндерү кебек җитди мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.

– Башкарган эшең кешегә файда, үзеңә куаныч китерерлек булсын. Шул вакытта гына күңел канәгатьләнү хисен кичерә ала, – ди Азнакай шәһәре баш­карма комитеты җитәкчесе Расих Әхәт улы Шәкүров.

   Бу – аның тормыш девизы да.  

 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International