Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Гомерлек яр итеп сайладым сине...
2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Яңа елга аяк баскан бу көннәр Азнакайда яшәүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевл
ә
р өчен аеруча истәлекле: алар үзләренең гаилә бәйрәмен – алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Сәпәйдә туып-үскән, хезмәт юлын райпотребсоюзда сатучы буларак башлап җибәргән кызга 1964 елның 1 гыйнвары икеләтә истә калырлык була. Бу көнне ул гомерлеккә дип кияүгә чыга, эш урынын да гомерлеккә сайлый. Элек үзе урта белем алып чыккан Азнакайның 1 нче мәктәбенә секретарь булып урнаша. Шушы урында пенсиягә чыкканчы, 33 ел буе намуслы хезмәт куя.
Гөлүсә Мөхәммәтхан кызының гадел, төгәл, җаваплы эшчәнлеге мәктәпнең, рононың, район җитәкчелегенең Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бәяләнә. Лаеклы ялга да укытучыларның август конференциясендә, келәм белән бүләкләп, зурлап озаталар аны.
Гаилә башлыгы Әдип Мөхәммәтша улы – Баланлы Бүләк авылы егете. 7 классны Камышлыда, урта мәктәпне Чалпыда тәмамлаганнан соң, өч ел армиядә хезмәт итеп кайта. Хәтсез еллар Азнакай райпотребсоюзында эшләп, 1979 елда нефть сиcтемасына күчә. Газ белән кисүче, өлкән оператор, автослесарь булып эшли. “Главтатнефтегазстрой” трестының “Мактау китабы”на һәм “Мактау тактасы”на кертелә. Зарарлы хезмәттә булганы өчен пенсия иртә билгеләнсә дә, 64 яшьтә генә ялга чыга.
Шул елны ук, 2003тә, Әдип Шәрәфиев шәһәребезнең Гагарин урамында урнашкан 165 фатирлы бик зур йортның өлкәне итеп сайлана һәм баштанаяк җәмәгать эшенә чума. Натурасы шундый аның: өйдә телевизор карап ята торган түгел, гел хәрәкәттә. Шәһәр Советы депутаты Наил Вәлиев
һә
м “28 нче квартал” торак милекчеләре ширкәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Кварталда 239 төп агач һәм куак үсүе, 7 йортның 6 сында инде капиталь ремонт үткәрелүе, биш миллион сумлык асфальт салынуы, тротуарлар, йорт кырыйлары ремонтлануы, менә дигән балалар мәйданчыгы булуы турында куанып сөйли. Без очрашкан көнне д
ә
шефлар – ЦКППН коллективы тарафыннан куелган һәм бизәлгән алты метрлы гүзәл чыршыны ачу мәшәкатьләре белән йөри иде.
– Кварталыбызда 70 яшьтән өлкән 115 кеше яши. Аларга депутатыбызның Яңа ел котлавын таратып чыгасым бар әле, – ди Әдип абый.
Аның тынгысыз җанлы, инициативалы, актив кеше икәнен Чалпыда ял иткәндә үзем дә күрдем. Тальянда дәртле итеп, сыздырып уйнавы, күбәләк кебек очып биюе, жор телле, шаян сүзле булуы белән хәтергә кереп кала ул. Хәләл җефете исә тыйнаклыгы, сабырлыгы, мөлаемлыгы белән җәлеп итә. Ялга да парлап йөрергә гадәтләнгәннәр.
Гаиләдә алар ике малай тәрбияләп үстергәннәр, аларны башлы-күзле иткәннәр. Илдаррайон электр челт
ә
ренд
ә
идарәсендә өлкән мастер булып эшли. Айдар – район электр челт
ә
ренд
ә
начальник урынбасары. Фамилияне дәвам итүче өч онык, гел малайлар тууга күнеккән нәселдә тансык булган нәни оныкчык кыз алтын туйларын бәйрәм итүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевләрнең тормышына тагын да ямь өсти.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
26
май, 2026 ел
27.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз