Гасыр чордашы

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Районыбызның тыл ветераны, ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сара Миргарифанованы йөз яшь ту­луы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма коми­теты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин кот­ладылар. Алар тапшырган бихисап бүләкләр арасында Россия Һәи Та­тарстан Президентларының да кот­лау хатлары бар.

    Пар канатлы, ныклы гаилә булып, иренең терәк-таяныч икәнлеген тоеп, авырлы­кларны бергәләп җиңеп, шатлыкларны уртак итеп яшәү насыйп булмый Сара Миргарифановага. Бу бәхетне сугыш урлый.

    Нәкъ йөз ел элек, декабрьдә дөньяга килгән кызга ходай, күрәсең, табигать салкынына гына түгел, тормышның өтеп алган ачы җилләренә дә кар­шы тора алсын өчен шулай җиһанның зәмһәрир чорын­да җан иңдергәндер. Чыннан да кечкенәдән эшкә үҗәт, һәр нәрсәгә оста, чир ишесенә дә чыдам булып үсә ул. Кул ара­сына керә башлауга үзеннән зурлар белән иңгә-иң куеп кол­хоз эшенә йөри. Дүрт балалы гаиләдә иң өлкәне булганлык­тан, урта белем алу мөмкинлеге дә юк, шул башлангыч гыйлеме белән кала. 1937 елда берничә кызны Башкортстанга тимер юл салырга җибәрәләр. Анда Сара Бөгелмә районы егете белән танышып, гаилә коралар. Аның бәхетенә, 1939 елда әле дә кыз­лары Илгизә туып кала. 1940 елда ирен хәрби хезмәткә ала­лар. Ә аннан инде сугыш... Шул китүдән Вәлиен ул башка күрә дә алмый. 1942 елның июнендә “үлде” хәбәрен ала.

    Сабыен күкрәгенә кысып, яшь хатынга туган авылына әйләнеп кайтудан башка чара калмый. Яшьлектә сөйгән ярына гомере буена тугры калып, ул яңадан кияүгә дә чыкмый. Яшәвенең бар мәгънәсен кызы Илгизәдә күреп, аны бәхетле итү өчен яши. Сара апаның хезмәт биогра­фиясе гаҗәеп кыска: ул гоме­ре буе туган авылы Сәпәйдәге сырхауханәдә санитарка бу­лып эшли. Җыештыру да, юуу гына түгел шул, ат белән ипигә Азнакайга да йөрергә, аны үзләрендә дә салырга, моның өстенә сырхауханәнең ике сые­рын да саварга кирәк. Кышын утын кисәсе, ярып өясе, мичләргә яга­сы... Әнә шулай монсы ир-ат эше дип, һич тә санлашып тор­мый, тормышта да, хезмәттә дә бар авырлык­ны җилкәсенә салып, бер-бер артлы ел­лар үтеп киткән. Бүгенге көндә 3 оныгы, 6 оныкчыгы, 2 оныгы оныкчыгының кадерле әбисе булып кызы Илгизә тәрбиясендә яшәп ятуы.

– Үткән гомер искә төшәме соң? – дип сорыйм ап-ак җәймәдә ак яулыктан матур әби булып түрдә утырган Сара апа­дан.

– Сәпәйгә көнгә әллә ничә “барып кайтам”, – ди ул инде күрүдән мәхрүм күзләренә нур­лы елмаю иңдереп. – Шөкер, яшисе яшәлде, ходайдан ил-көнгә иминлек теләп, бакыйлык­тагылар рухына дога кылып уты­рам менә шулай...

   Район башлыгы олуг юби­лее белән котлап, иңнәренә бәйләм шәл япкач, әбиебез тагын да матураеп киткәндәй тоел­ды. Яшәү дәверендә эштән башканы белмәгән, нинди авырлыклар кичереп тә олы җанлы булып калган әни-әбиләребезнең күңел ча­гылышыдай тоела шул ак шәл-яулыклар...      

  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International