“Челтәр”дә үз кабинетыңны булдыр!

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
     “Россиядә –эш” мәгълүмати порталда яңа төр сервис ачылды. “Вакансияләр эзләүченең шәхси кабинеты” дип атала ул. Биредә порталдан файдаланучы һәркем билгеләнгән тәртиптә яисә ирекле формада үзе турында мәгълүмат (резюме) урнаштыра ала.
      Әлеге серви­ста теркәлеп, сез эш эзләүче була­рак үзегез турын­да резюме язып, “Россиядә – эш” мәгълүмати пор­талда үзләренә хезмәткәрләр эзләүче эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр ала ала­сыз.
     Резюме бланкасында гражданинның үзе турында шәхси мәгълүматлары, һөнәре, эш тәҗрибәсе, стажы, өстәмә мәшгульлеге, белгечлеге, шулай ук булачак эшенә карата теләкләре күрсәтелгән өлешләр дә бар.
    “Россиядә –эш” мәгълүмати порталының “Вакансияләр эзләүченең шәхси кабинеты” серви­сында резюме ур­наштырырга теләге булганнарның Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

        

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International