Һава торышын аңлармын димә. Әле җебетә, әле туңдыра, я булмаса буранлап кар явып китә. Ял көне нәкъ яздагыча җебетеп җибәрде, йорт түбәләренә яткан кар, боз сөңгеләре ишелеп-ишелеп, шуып төште.
– Хәзер урамга чыгарга да дер калтырап торам, – ди Рәсимә ханым. – Ленин урамы, 40 йортта урнашкан кибеткә кереп барышым иде. Күз алдымда түбәдән бер өем бозлы кар ишелеп төште. Мине санаулы сантиметрлар гына коткарып калды. “Бәхетең бар икән, исән калмас идең”, – диде узып баручы бер апа.
– Подъезд баскычыннан төшкәндә бала белән егылдым. Ярый әле, алай каты бәрелмәдек. Биредә көне-төне җыештырып, карын көрәп, бозын ватып торалар. Шулкадәрле авыр эшен эшләгәч, нигә подъезд баскычларына ком да сибеп китмиләр икән? – ди яшь ана Ләйсән.