Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрнең җыелышы узды

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Кичә Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең 2013 ел эшчәнлегенә багышланган хисап җыелышы узды. Чынбарлык чагыштыруларда ачыклана диләр. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров һәр бүлекнең 12 ай­лык эш күрсәткечен 2012 елның шул чоры белән чагыштырып күрсәтте. Узган ел Азнакайда 513 җинаять кы­лынган (2012дә – 603). Аерым алган­да җирлегебездә урлау фактлары, белә торып кеше сәламәтлегенә зыян китерү кебек җинаятьләр кимегән. Му­ниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин коллектив эшчәнлегенә яхшы бәя бирде, шул ук вакытта җитешмәгән якларны да ассызыкла­ды. «Күрсәткечләрне тагын да яхшыр­тырга кирәк. Эшнең нәтиҗәсе булырга, һәркем үз хезмәтенә җаваплы карарга тиеш», – дип белдерде ул чыгышында.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International