Сүзне агу тиеп түгел, дару итеп кулланыйк!

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Әгерҗе авыл җирлеге хисап җыелышында ветераннар сове­ты рәисе Альбина Сафиуллинаның шушы сүзләре күңелгә аеру­ча нык уелып калды.
    Авылның төзеклеген, яшәү шартларын ях­шыртуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм бу­лырга, бергәләп эшләргә чакырды ул. Җыелышларда кешеләр бик аз җыелса, быел тамаша за­лында алма төшәр урын да юк иде. Димәк, авыл халкы активлашкан, үз җирлегенең матурлыгы, уңайлыклар өчен янып яши башлаган. Гомумән, соңгы елларда Әгерҗе авыл җирлегендә (Әгерҗе һәм Мәнәвез авылларын үз эченә ала) җанлылык күзәтелә, ул күзгә күренеп яңара, матурлана. Бу энергияле һәм тынгысыз авыл башлыгы Назыйф Хәсәновның да тырыш­лыгы нәтиҗәсе. Хисап җыелышына килгән му­ниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да әгерҗелеләрнең соңгы елда яңа сулыш белән эшләп китүләрен билгеләп үтте: “Мондый авыл җирлекләре күбрәк булсын иде әле”, – диде ул.
     Әгерҗелеләр кайда да беренче урында. Әле район күләмендә үткән яшьләр спартакиадасында да призлы икенче урынны алдылар. Кайдан килгән шушы кечкенә генә авыл җирлегенә шулкадәр спор­тчы? Район күләмендә генә түгел, төрле республи­ка бәйгеләрендә дә призлы урыннарны алып киләләр алар. Узган ел гына шәхси хуҗалыкларда малларның саны кимү турында бор­ чылып сөйләшкән идек, быел исә терлек саны 40ка арткан, шундый ук артым кре­стьян-фермерлык хуҗалыкларында да күзәтелә. Моннан берничә ел элек авыл халкы сусыз интегә, көянтә-чиләк, фляга белән чишмә буеннан өзелми иде. Хәзер исә йортларга берөзлексез чиста су ки­леп тора. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен шуннан да зур бәхет бармы икән? Үзенең хисап докладында Назыйф Хәсәнов авылдашларына булган ресурслар­ны сакларга киңәш итте. Мәсәлән, 96 хуҗалык тәүлегенә 264 мең литр су тота икән.
– Кайчагында булганына шөкер итә белмибез, су линияләрен рәсмиләштерү хәстәре белән килгән вәкил бу саннарны күреп шаккатты. Урам утлары мәсьәләсендә дә: мон­нан берничә ел элек Әгерҗе авылына 23 яктырткыч җитә иде, Хәзер 155, әмма һаман җитми дип зарланабыз, – ди ул.
    Бүген чүп түгү полигонында үрнәк тәртип, үләт базы эшләнгән, зиратлар төзекләндерелгән, зыян салучы зур агачларны кисү буенча эш алып бары­ла. Ныклап юлларны төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Әгерҗе авылында иртәнге сәгать 4тә инде авыл урамнары чип-чи­ста, ялтырап тора. Мондый хәлне шәһәр урамнарында да күреп булмый әле. Бу “Нефтетранс” ҖЧҖ (җитәкчесе Рамил Измайлов) коллективының тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Әгерҗелеләр депутатла­ры Валерий Тимеряев, Фоат Галимов, “Сельхозжилсервис” МУП җитәкчесе Рафаэль Бәхтиевнең һәм әлбәттә инде район хакимияте җитәкчеләренең ны­клы ярдәмен тоеп яшиләр.
    Авылда экология, чисталыкка да зур игътибар бирелә. Республикакүләм экология семинары юкка гына биредә узмагандыр. Күрсәтер эшләре бар. Чишмә буйлары барлык экологик таләпләргә туры китереп чистартылган.
   Башка җирлекләрдә гөрләп тор­ган авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре бар. Биредә хуҗалыкның да таркалуын исәпкә ал­сак, авыл башлыгының бу эшләрне башкарырга нинди зур көч куюын күз алдына китерү авыр түгел. Әмма соңгы ике елда авылның чүп баскан буш ба­сулары “Союз-Агро” һәм “Азнакай”АФ” ќђмгыятьлђре көче белән эшкәртелеп, культуралар чәчелде. Гомер буе тир түккән җирләренең ташландыкка әйләнеп баруына борчылып йөргән авыл агаларының да күңеле сөенде. Бу үз чи­ратында мал асраучы халыкка да ныклы ярдәм булды, алар пай җирләре өчен ашлыгын, салам, печәнен алды һәм ала. “Печән, саламны ишек алдына кадәр ил­теп бирүне оештырдык”, – ди авыл баш­лыгы.
   Авыл җирлеге үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән алдынгыларга район хакимиятенең, авыл җирлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тап­шыру җыелышның иң күңелле мизгеле булды.

     
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International