Өлкәннәрне барсы да кызыксындыра: юллар да, яңа төзелешләр, әхлакый як...

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Район җитәкчеләренең ветераннар советы акти­вы белән ел башында очрашып, узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашып эчкерсез бер сөйләшеп алуы матур гадәткә әверелде.
   Быел да ул бик җанлы, ихлас аралашу рәвешендә барды. Иң әүвәл районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов 2013 елда оешма та­рафыннан башкарылган эшләргә, яңалыкларга туктал­ды. Җирлегебезнең иҗтимагый оешмалары арасында иң зурысы һәм активлардан берсе булган ветераннар советы яшь буынга хәрби-патриотик, әхлакый тәрбия бирүдә, авыл халкына язгы-көзге кыр эшләрендә булы­шуда үзенең зур өлешен кертә. Хәер, өлкәннәребезне нефтьчеләребез тормышы да, сәнәгатьнең башка тар­маклары да һәрдаим кызыксындыра. Алар җирлегебездә үткән чараларда актив катнашып, иҗтимагый актив тор­мыш белән яшиләр. Боларның барсы хакында “Маяк” га­зетасында даими яктыртып киләбез. Гомумән, район һәм шәһәр ветераннар советының дәрәҗәсе зур. Җыелышта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның да катнашуы шул хакта сөйли. Ул өлкәнәребезне районның узган елда ирешкән уңышлары, төрле өлкәләрдә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштыр­ды, күпсанлы сорауларга тәфсилле җаваплар бир­де. Ветераннарның шулай ук район башкарма коми­теты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка да со­раулары күп иде, аларның берсе дә җавапсыз калмады.
    Ә инде сорау-гозерләргә килгәндә, ветераннарны то­рак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр, юллар төзелеше, пай җирләре арендасы өчен терлек азыгы белән түләүдә килеп чыккан проблемалар, өлкәннәр өчен 7 нче мәктәп базасында эшләп килүче клубка ремонт кирәклеге, авылларда буаларга игътибар таләп ителү, эшсезлек­не киметү, эчүчелеккә каршы көрәш һәм башка күп кенә мәсьәләләр борчый. Авыл халкының үзеннән арткан продукцияләрне сату мөмкинлекләрен булдыру, меди­цина, башка өлкәләргә кагылышлы проблемаларны хәл итү буенча үзләренең эшлекле тәкъдим-фикерләрен дә җиткерделәр.
   Мәгълүм булганча, киләсе елда илебез Бөек Ва­тан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын тантана итәчәк. Районыбызда аңа әзерлек күптән башланды инде. Шул нәүбәттән район ветераннар советына да шактый җаваплылык йөкләнә. Очрашуда бу хакта да җитди сүз алып барылды.     

     

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International