Чыршы бәйрәме бәйрәм микән чыршыга?

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
    Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм якынлашканда һәрберебез йорт-фатирларыбызга хуш исләрен бөркеп торган чыршы юнәтү белән мәшгуль була. Бизәлгән, купшы чыршы балалар өчен генә түгел, олы­лар өчен дә зур могҗиза булып тора. Ләкин яңа еллар үткәннән соң урман сылукаеның беркемгә дә кирәге калмый: аннан тизрәк котылу ягын карап, чыгарып ташлыйбыз. Шәһәр кварталларындагы юл буйларын­да, чүплек савытлары кырында аунап яткан агачлар бигрәк кызганыч тоела.
– Элекке елларда аларны колхозлардан килеп җыеп, он итеп малларга ашаталар иде. Урамнарда аунаган чыршыларны күреп, күңел әрни, – ди азнакайлы Нәфисә апа.
   Ләкин бүген дә бар икән табигать байлыгын әрәм итмәүчеләр!
– Ташланган чыршыларны җыеп, ел саен ихата­га алып кайтам. Кәҗә асрыйбыз, ылысларын “ә” дигәнче ашап куялар. Шулай да аларның бар­сын да ташып булмый, – ди Ленар Әхмәтов.
   Күп җирләрдә чыршы-наратларны эшкәртүче махсус комплекслар эшли, агачларны эшкәртеп, аларны җиһаз җитештерүдә, үсемлекләргә ашлама була­рак та кулланалар икән.
   Узган ел Азнакайда халыкка 400 төпкә якын нарат сатылган. Уйлап карасаң, бу бик күп сан. Берәү дә ур­манга чыгып, агач утыртырга ашыкмый бүген. Моны истә тотып, ясалма чыр­шылар кую күпкә яхшырак булмас иде­ме? Әлбәттә, аларның хуш исе юк, ләкин табигатькә нинди зур файда булыр иде!  

     
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International