Исереккә "диңгез тубыктан"мы?

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Узган ел район юл­ларында булган 46 юл-транспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелде. Аларның бер­се исерек килеш авто­мобиль руле артына утыручы гаебе белән килеп чыкты.
     Әлеге һәлакәтләрнең иң күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын тупас бозу аркасында килеп чык­кан – 19 юл-транспорт ва­кыйгасында 6 кеше үлгән, 25 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юлларда кеше гоме­ре өзелүнең икенче бер җитди алшарты – авто­мобиль йөртүчеләрнең каршы як юл тасмасына чыгуы. Шуның аркасын­да булган 6 авариядә 3 кеше үлә, 7 се гарипләнә. Өченчесе – юллар чаты. Ике юл кисешкән урында хәрәкәт куркынычсыз­лыгы кагыйдәләрен тупас бозу нәтиҗәсендәге 9 оч­ракта 1 кеше һәлак була, 12 се яралана.
   Узган ел урам аркы­лы чыгу җирләрендә 4 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнү алган. Бу урында җәяүлеләрнең, бигрәк тә балигъ бул­маган балаларның тәүлекнең эңгер-меңгер һәм табигать шартларының начар булган вакытларында да зур юлдан килүче машиналарны санга сукмаулары, гомерләрен куркыныч астына куеп, юлның теләсә кайсы уры­ныннан аркылы чыгулары күңелне ха­фага сала. Хәзер машинасыз кеше юк диярлек. Руль артына берничә мәртәбә генә булса да утырып караган машина йөртүче белә: иртәнге, кичке якларда, бигрәк тә яңгыр, кар яуган вакытларда фара утлары гына тиешле күз күреме ачыклыгын тәэмин итә алмый. Бәла аяк астыннан да килеп чыгарга мөмкин. Узган ел мондый фаҗигагә исерек бер җәяүле юлыкты. Гаеп аның үзендә бул­са да, кеше хәтле кеше гомере өзелде...
    Яңа елның беренче ае башында юл хәрәкәте иминлегенең торышы ничек соң? Азнакай район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны башкару буенча ин­спекторы Валерий Черных белдерүенчә, аеруча авыр юл-транспорт вакыйгалары булмаган. Шушы вакыт эчендә юл-па­труль хезмәте инспекторлары тара­фыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 400 дән артык очрагына ад­министратив беркетмә төзелгән. Алар арасыннан иң җитди һәм еш кабатлан­ганнары дип ул алда баручы машина­ны каршы як юл тасмасына чыгып узу, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балалар­ны йөртү тәртибен бозу, медицина тикшерүеннән баш тарту, машина йөртү таныклыгы булмаган яки аңа хокукы алынган килеш руль арты­на утыру, административ штраф­ларны вакытында түләмәү, исерек, өстәвенә автомобиль йөртү хоку­кыннан мәхрүм ителгән килеш ма­шина белән идарә итү маддәләрен мисалга китерде.
   Соңгысына аерым туктала­сы килә. Бер яктан ЮХИДИ хезмәткәрләренең тулар-тулмас өч атна эчендә 11 исерек шофер­ны (өстәвенә, икесенең машина йөртү хокукы күптән түгел генә алын­ган булган) тоткарлавы теләсә кайчан шартларга әзер торган бомбаны зарар­сызландыруга тиң гамәл булса, икенче яктан автомобиль белән идарә итүче исерекләр һәм наркоманнар санының кимемәве, киресенчә, арта гына баруы, юл йөрүчеләр өчен көтелмәгән куркы­ныч чыганагы булып кала бирә. Юлла­рыгыз имин булсын!
   P.S. Автомобиль йөртү хокукы алынган булуга карамастан, исе­рек килеш кабат машина руле арты­на утырган “Нива” хуҗасы 14 гый­нвар көнне чыгарылган суд карары нигезендә 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.

 
       Исерек килеш машина йөртү күпмегә төшә?

 Бер ел эчендә беренче тапкыр тотылган очракта:

 –автомобиль белән идарә итүдән 1,5 елга мәхрүм ителү;

 –30 мең сум штраф.

Болардан тыш:

–машинаны эвакуатор белән штраф стоянкасына илтү – 1300 сум;

–штраф стоянкасында тотуның 1 сәгате – 60, тәүлеге 1440 сум.

 Бер ел эчендә икенче тапкыр исерек килеш эләккән очракта бу санкцияләргә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу да өстәлә.     

     
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International