Бәхет ачкычын үзләре койган

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Шөкер, Азнакай районында үрнәк булырдай тату гаиләләр күп. Мәнәвез бистәсендә гомер итүче Миләүшә һәм Габделхәй Юны­совлар – шундыйларның берсе.
    Бер караганда, башка гаиләләрдән аермалары да юк кебек. Әмма шундый ма­тур тормыш Юнысовларга җиңел генә бирелмәгән... Моннан 30 ел элек аларның гаиләсенә иңнәр күтәрә алмаслык кайгы килә. Габделхәй ул чагында Миләүшәнең җизнәсе була. Бертуган апасы Нәҗибә 29 яшендә озакка сузылган каты авырудан вафат була. Өч һәм дүрт яшьлек ике улы белән Габделхәй тол кала. Ничек яшәргә? Ике балага әниләрен кем алыштырыр?
    Миләүшәгә ул вакытта нибары 19 яшь, Казан фармацевтика училище­сында укып йөргән чагы. Гадәттә, апа-сеңел дуслыгы бик зур көчкә ия. Һәр шатлыкны, кайгыны икең бергә кичерәсең. Апасының ике улы ятим­лек ачысын татымасын дип, ул алар­га әниләре урынына кала.
   Гомер уза. Тормыш үз көе белән бара. Миләүшә белән Габделхәй Мәнәвез бистәсендә йорт салып керәләр, шушы мәхәлләнең үрнәк гаиләсе булып яшиләр. Уртак бала­лары – ике кызлары дөньяга килә. Аларның тормышка карашлары, фикерләре гел туры килә. Шулай булмаса, 30 ел бер-берсен аңлап яши, балаларын туры олы юлга ба­стыра алмаслар иде.
   Габделхәй абый – “Россиянең мак­таулы мастеры” исемен алган алтын куллы кеше. Башта Азнакай һөнәр училищесында мастер-укытучы булып эшләде. Аннан 30 елдан ар­тык гомерен Азнакай технологик транспорт идарәсенә багышлады. Эшендә хөрмәте, дәрәҗәсе булгач, инде 64 яше белән барса да, һаман коллективтан аерылмый. Кулыннан килмәгәне юк – тимер, балта оста­сы, бөтен җиһазларны үз куллары белән ясый, йорт җирен матурлап кына тора. Бакчалары, ишек аллары үзе бер әкияти дөньяны хәтерләтә. Аның сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бөтен нәселләренә төпле киңәшче. Соңгы елларда Коръән сүрәләрен өйрәнеп, дин юлына басты. Дөньядан артта ка­лырга җыенмый – интернет, компью­тер белән дә кызыксына.
   Миләүшә апа 30 ел фармацевти­ка өлкәсендә эшли. Медицинаны су урынына эчә дисәң, һич арттыру булмас. Матур, зәвык белән киенә. Гаиләсенә дә, үзенә дә, эшенә дә ва­кыт таба. Иртәнге өчтә илһамы килеп, шигырьләр иҗат итәргә дә, тәмле пироглар белән хезмәттәшләрен сыйларга да өлгерә. Өендә яран гөлләр һәм орхидеяләр үстерә, бу чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк аңарда! Фантазиягә бай ханым җырга-моңга гашыйк. Моннан 19 ел элек машина руле артына утырырга да кыюлыгы җитә. Кәтем авылында­гы кайнана һәм кайнатасына яхшы килен дә була.
   Юнысовларның балаларына дөрес тәрбия бирүе шулай ук мактауга лаек. Олы уллары Марсель – Әлмәт нефть институтын тәмамлап, нефть тармагында әйдәп баручы инженер-программист. Хатыны Гөлназ белән ике бала тәрбиялиләр. Уртанчы ул­лары Марат Актүбә технологик тран­спорт идарәсендә эшли. Яңа Юлда зур йорт бетереп, тормыш иптәше Фирая белән ике ул үстерәләр. Ки­лен кайнана туфрагыннан яратыла диләр, чыннан да, Фирая былтыр Казан сәхнәсендә “Нечкәбил” кон­курсында җиңү яулады. Кызлары Әдилә – югары белемле юрист. Са­быр, акыллы, тыйнак бала. Тормыш иптәше Марат – йорт эшләрендә бабасының уң кулы, кызына менә дигән әти. Төпчекләре – Сөембикә арада сәләтлесе. Күлмәген дә тегә, башлыгын да бәйли. Һөнәре буенча актриса булса да, бүген башы-аягы белән гаилә мәшәкатьләренә чум­ган. Бер-бер артлы ике кыз бала алып кайтып, тормыш иптәше Илнур белән менә дигән итеп яшиләр.
– Аллага шөкер, тормышыбыз матур. Ирем Габделхәй белән бер-беребезнең кадерен белеп, балаларыбызның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп, туганнар, ко­да-кодагыйлар белән тату яшибез. Изге адым ясавымны Ходай Тәгалә гомерем буе зурлады, – ди Миләүшә апа.
   Дөньяда зур йөрәкле, рухи яктан бай булган шундый әниләр, алтын куллы әтиләр, тату гаиләләр күбрәк булсын, һәр бала гаилә җылысын тоеп үссен иде.

Филүзә Хәмидуллина

    

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International