Тымытыкта театр яраталар

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Мәдәният йортының тамаша залында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк. Шулай булмый ни, сәхнәдә үзебезнең артистлар ич. 20нче сезонын театры­быз Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясе белән башлап җибәрде.
     Халык театры исеме кол­лективка 2004 елның 20 февралендә бирел­де. Гәрчә, үзешчәннәребез сәхнәдә инде шактыйдан. Без бәләкәй чакларда әти-әниләрнең сөйләгәннәре истә. Сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларда ятимнәрнең, ач-ялангачларның күңелләрен юатып элеккеге агач клубта Миңневафа Кәрамова, Шакирә Ихсанова, Бөек Ватан сугышы ветераннары Ясир Закиров, Хәй Гәрәев (алар инде мәрхүмнәр), атаклы гармунчы Рәфәгать Хикмәтуллин (мәктәп, балалар бакчасында, клубта эшләгән ве­теранны олы хөрмәт итеп яши­без) халыкка хезмәт иткәннәр.
 – 16 яшемдә спектакльдә уй­ный башлап, гомерем буена сәхнәдә яшәдем, – дип искә ала Сәкинә апа Исхакова. – “Миңлекамал”, “Шәмсекамар”, “Изге амәнәт”, “Кайту” кебек спектакльләрдә төп рольләрне башкарырга туры килде.
    Азнакай халык театрының мәшһүр артистлары мәрхүм Шагали Усманов, аның  тормыш иптәше Нәсимә апа да иҗатка тәүге адымнарын Тымытыкта башлап җибәргән.
   Шул чорлардан соң шак­тый туктап торган театр эшчәнлегенә 1991 елда мәдәният йорты директоры итеп билгеләнгән Раушания Идрисова кабаттан җан өрә. Г.Камалның “Беренче театр”ы белән җанланып киткән коллек­тив елдан-ел яңа уңышлар яу­лый. Ф.Садриевның “Тозлы бал”, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакльләре кат-кат куела, кыска гына вакыт эчендә үзешчәннәр халык мәхәббәтен яулый. Х.Вахитның “Мәхәббәтең чын булса”, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е азнакайлыларны әсир итә. Район Мәдәният йор­ты хезмәткәрләре, җитәкчеләре мәрхүм Маис Вәлиев, Гата Ялалов, Азат Галимов, Зөлхия Миңнеханова тымытыклыларга киңәш-фикерләрен җиткереп, иҗатка дәрт өстәп торалар.
    Үзешчәннәрнең “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленә башкаладан автор үзе – Туфан Миңнуллин килде. Иҗатыбызга югары бәя биреп, артистларга гримм һәм сакал­лар бүләк итте. Ә.Еникийның театрыбыз сәхнәләштергән “Әйтелмәгән васыять» әсәрен дә халык бик җылы кабул итте. Район җитәкчелеге тарафыннан 50 000 сумлык сертификатка да ия булдык.
   “Җәмиләнең җенләнүе”ндә авторга хас гадилек, тормышның ничек бар – шулай чагылышы. Ул халыкны рәхәтләнеп көлдерде дә, кайнана-киленнәргә гыйбрәт тә булды. Җәмилә ки­ленне уйнаган Л.Идрисова, “кайнанасы” Ф.Исламова, “гайбәтче Гыйльмениса кар­чык” Г.Гыйздәтуллина әйтерсең лә Бермут өчпочмагында.Кайнана киленнән, килен кай­нанадан зарланып, гайбәтче Гыйльменисага моң-зарларын сөйлиләр. Карчык боларның барсын бутап, күршеләре Хәсби карт (И.Әхмәтшин) һәм Шәмсия карчыкка (Ф.Мөхәммәтова) җиткерә. Нәтиҗәдә Җәмилә ире Сабит (Т.Мәһдиев) белән аеры­лышуга ук барып җитә. Вакыйга­да катнашучыларның барсы да тормыш сабагы ала. Шулкадәр оста музыкаль бизәлешле, артистлары “янып торган” та­маша бер сулышта каралды. Тамашачыларның көчле алкыш­лары да әнә шуны дәлилли иде.
– Камал артистларын­нан бер дә ким уйнамадыгыз, авылыбызның йөзек кашы бул­ган халык театрының данын шу­лай киләчәктә дә югалтмагыз, без сезнең белән горурлана­быз, – диде барчасы исеменнән җиткерелгән рәхмәт сүзендә авылның ветераннар советы рәисе Радик Солтанов.
    Киләсе елда коллектив ха­лык театры исеме бирелүнең ун еллыгын билгеләп үтәчәк. Авылның гына түгел, районкүләм истәлекле вакыйга­га әзерлек инде башланды.

Лилия Идрисова     

   
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International