35 йортка капиталь ремонт ясалачак

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
    Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган тради­цион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярлар­ны бүләкләүдән һәм узган атнада булган вакыйгалар­ны, эш-чараларны анализлаудан башлады.
   Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге на­чальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов таныштырды. Узган атнада җирлегебездә 8 җинаять кылынган, аларның җидесе “кайнар эз”дән ачылган. Һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, юл-транспорт вакыйгалары саны арткан – 37 оч­рак теркәлгән, бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Ул районда 25 гыйнварга кадәр “Легаль булмаган мигрант” максатчан опе­ратив-профилактика чарасы баруын белдерде. Акция кы­саларында хокук саклау органнары вәкилләре, федераль миграция хезмәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә, чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү, тикшерү өстендә эшлиләр.
  Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе ка­рамагында 354 күпфатирлы йорт исәпләнә. Узган ел 26 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда та­гын 35 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Рус­лан Мөгътәсимов сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар аена азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 56 миллионнан артып киткән. Әлеге мәсьәләне Наҗәт Нәгыймов каты контрольгә алып, бурычы булган һәркем белән аерым сөйләшүләр алып барырга кушты.
 – Кемнәрнеңдер түләмәгән бурычлары башкаларның җилкәсенә ятарга тиеш түгел, – ди район башлыгы урын­басары.
    Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә юллар чисталыгы, төзелеш эшләре алып бару, халык белән очрашулар оеш­тыру кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атна­га бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.


ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International