Елан елы үрчемле булды, Атка да өмет зурдан

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
   Гаилә өчен бала туудан да зуррак бәхет бармы?! Мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган нарасыйлар тормыш-яшәешкә тагын да олырак мәгънә сала, гаиләне ныгыта, җаннарга шәфкать, күңелләргә дәрт иңдерә.
   Ир кеше әти булуы белән горурланып, гаиләсе өчен тагын да җаваплылык тойса, әни булу тәменнән чиксез ләззәт алган ханымнар тагын да гүзәлләнеп, сөйкемлеләнеп китә. Ә инде онык янәшәсендә йөгерешкән әби-бабайларны әйтәсе дә юк: алар җан-фәрман килеп балаларның тормыш кирәк-ярагын кайгырта, рухи бер җилкенсенү белән исем кушу, бәби туе үткәрү йолалары хәстәренә керешәләр... Хәер, өйгә бәбиләребез белән бергә килеп кергән куаныч, рәхәт мәшәкатьләрне сөйләп кенә бетерерлекме соң! Сау-сәламәт булып үссеннәр дә, бәхетләре генә булсын нарасыйларның!
  Әйтергә кирәк, узган Елан елы Азнакаебыз өчен үрчемле булды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013 елда рай­оныбызда 839 бала туган. Аларның 593е – Азнакай шәһәрендә. 332 гаилә тәүге баласын көтеп алса, икен­че, өченче һ.б. туган балалар 61,2 процент тәшкил итә. Саннарның соңгысы, әлбәттә, азнакайлыларның тормыш-яшәеше бәрәкәтле, имин булуын дәлилли. Тагын шунсы кызыклы, узган ел ЗАГС бүлегендә тугыз игезәк бала теркәлгән. 2013 елда дөньяга килгән балаларның 417се –кызлар һәм 422се– ма­лайлар. Олы җанлы, бала кадерен белгән район­дашларыбыз 9 ятимне үз канаты астына сыендыр­ган. Үз игелек-мәрхәмәтләре үзләренә кайтсын, бу изге күңелле кешеләребезгә бәрәкәтле, бәхетле тормыш телик!
  Ат елы да, шәт, безне балалар белән куандырмый калмас. Ни дисәң дә, мәрхәмәтле, тырыш, сабыр, туг­ры, халкыбызның иң яраткан хайваннарыннан берсе!

    

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International