Кышкы табигатьнең шуклыклары

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
     Быеның гыйнвары табигатьнең көтелмәгән шуклыкларынасоңгы дистә елларга хас булмаган җылы көннәргә дә, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыкларга да бай булды. Яуган карның инде исәбе-хисабы да югалды бугай. Шәһәр юлларын карап тотучы “МППБиО” ААҖ эшчеләре, автомобиль йөртүчеләре һәм механизаторлары, соңгы бер атна вакыт эчендә генә дә, иртә таңны кара төнгә ялгап эшләп, урамнарда, юл буй­ларында җыелган 3 мең куб метр карны махсус урынга илтеп түктеләр. Бу эштә 4 “КамАЗ” машинасы, 2-3 төягеч тракто­ры, грейдерлар файдаланыла. Сквер­ларны, тротуарларны даими чистартып торучы “Яшелләндерү” ҖЧҖ хатын-кызларының эше аеруча мактауга лаек.

    

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International