Эшмәкәрләр белән очрашу

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
   Эшмәкәрлекне тагын да үстерү, киңәйтү максатында хөкүмәт тарафыннан төрле чаралар күрелә. Район башкарма комите­ты җитәкчесенең эшмәкәрлек буен­ча ярдәмчесе Ә.Җиһангиров хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә үзәк базарда эшмәкәрләр белән үткән җыелышта пенсия фонды һәм салым инспекци­ясе вәкилләре Р.Мөбарәкшина һәм Н.Гыйниятуллина соңгы вакытта кабул ителгән фәрман-яңалыклар белән та­ныштырган. Керемгә карата иминият взносларының элеккеге күләмгә кайта­рылу хәбәрен районыбыз эшмәкәрләре хуплаган һәм күпләр үз эшен кабаттан ачып җибәрү теләге тууын белдергән.   

  

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International