Әҗәтле тыныч көн күрми

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
    Торак коммуналь хуҗалыгы Де­партаменты мәгълүматлары бу­енча, быелның 1 гыйнварына Азнакай муниципаль районын­да коммуналь түләүләр буенча халыкның 56 332 000 сум бурычы җыелган.
 – Коммуналь хезмәтләр өчен бу­рычлар, һәрвакыттагыча, кискен проблемаларның берсе булып кала, – ди торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов. – Бу үз чира­тында эштә зур авырлыклар тудыра. Чөнки күпфатирлы торак йорт – ул көн саен карап, ремонтлап торуны таләп итә торган механизм кебек. Әле бер җирен, әле икенче җирен ре­монтларга, “частьләрен” алыштырып торырга кирәк. Коммуналь хезмәтләргә үзвакытында түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгым­нарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Торак хезмәтләренә түләүдә бурычлы џәрбер кеше белән индивидуаль эш алып бару, РФ һәм ТР Торак Кодексында каралган закончалы­клар нигезендә чаралар күрелүгә дә карамастан, әҗәтләр арта тора.
   Һәммәбез дә фатирларыбызның җылы булуын, суы, газы килеп то­руын, ишек аллары чистартылган, түбәләребезнең көрәлгән, чүпнең түгелгән булуын тели. Бу хезмәтләрдән файдаланасың икән, алар өчен үзвакытында түләргә кирәклеге дә мәгълүм, югыйсә. Шунысы гаҗәп: бу­рычлылар арасында авыр хәлдә ка­лып, мөмкинлекләре чиклеләр белән беррәттән, эшләп торып, яхшы хезмәт хакы алып яшәүчеләр дә бар. Кеше җилкәсенә утыру белән бер бит инде бу. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге мах­сус комиссиядә нәкъ менә торак-ком­муналь хезмәтләр өчен түләмәүнең сәбәпләре ачыкланып, тиешле ча­ралар күрелә. Күпме генә сузып килсәң дә, әҗәтне барыбер кайта­расы. Ә бурыч тиз арада зур сумма­ларга әверелә, җитмәсә, коммуналь түләүләргә бәяләр дә бер дә кимеми, киресенчә, артып кына тора. Дөрес, бу елда Россия Хөкүмәте җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә генә күтәрелергә тиеш дип вәгъдә итә. 1 июльдән булачак үсеш 2013 ел белән чагыштырганда азрак булыр диюләре дә күңелгә сөенеч өсти. Әҗәтләре шактый җыелган берничә танышымнан ни өчен шундый бурычка батулары белән кызыксындым:
  – Акчаны җиткереп булмый бит, – дип зарланырга тотынды бер танышым. – Балалар бакчасы­на да түлисем бар. Хезмәт хакым аз. Ирем эчүдән арынмый. Кияүгә чыкканда болай булыр дип бер дә уйламаган идем. Нишләргә дә белгән юк, йөрәк әрни.
 – Фатирга ремонт ясый башла­ган идек. Бик уңайсыз бит, тизрәк тәмамлыйсы килә. Менә тәмамлау белән бөтенесен бергә илтеп түләрмен инде, – дип тезеп китте икенчесе.
 – Кредитка чит илдә эшләнгән машина сатып алдым, – ди бер танышым. – Хезмәт хакын алам да, илтеп кенә түлим. Фатир өчен түләүгә һич җиткереп булмый.
    Ә менә үз гомерендә ачысын да, төчесен дә күп татыган өлкән яшьтәге Маһира апа бөтенләй башкача фикер йөртә:
 – Мин бурыч җыюдан бик кур­кам, – ди ул. – Шуңа да пенсиям­не алу белән иң башта коммуналь хезмәтләргә түләп куям. Калган акчамны җиткәнчә ашау-эчү, баш­ка кирәк-яракларга тотам.
    Ни дисәң дә өлкән яшьтәгеләр һәр тиенен санап тотарга, кеше хакына кермәскә өйрәнгән шул. Ә безнең күпчелегебез кулга акча керү белән кәеф-сафа кору, тәмле ашау, матур киенү турында уйлый, ә аннан карыйсың, акча да бетеп киткән була.
   Кибеттән ипи-сөтне беребез дә бушка алмый. Юл чыгымнары өчен дә, чәч кистерсәк тә, кафеда ашап чыксак та ... түлибез. Җылы, уңайлы, газы-суы килеп торган то­рак өчен дә нәкъ шулай ук түләргә кирәк бит инде. “Ярар, әлегә фа­тирдан куып чыгармыйлар бит”, – дип бурычларыңны күпме генә сузып килсәң дә, иртәме-соңмы аны барыбер кайтарырга туры киләчәк. “Әҗәтле үлми”, дисәләр дә, тыныч көн дә күрми ул.

 

  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International