Армиядә хезмәт итмичә, югары күтәрелеп булмый

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
“Хәрби хезмәт – әрәмгә узган ва­кыт түгел, ә яхшы тормыш мәктәбе”, – диде Азнакай рай­оны һәм шәһәре буенча Татарстан хәрби комиссариа­ты бүлеге началь­нигы, подполковник Рәдиф Камалеев шәһәребезнең 5 нче мәктәбе укучылары белән очрашуда.

Әңгәмә җитди әйберләр – ни өчен хәрби хезмәт кирәк һәм аңа ничек әзерләнү хакын­да барды. Рәдиф Кама­леев булачак абитуриентларга хәрби вузларның өстенлекләре турында аңлатты:

– Гадәти югары уку йортына керсәң, торыр урын табарга һәм биш ел буена ата-ана җилкәсендә утырырга кирәк. Ә хәрби вуз кур­сантлары тулысынча дәүләт кай­гыртуында: бушлай яшәү һәм аша­удан тыш, өлгерешең нинди бу­луга карамастан, 10 мең сум акча түләнә. Укып бетергәннән соң эш эзләп интегеп йөрмисең. Полиция участок уполномоченные күпме хезмәт хакы алганын беләсезме? – дип тә сорады.

Шунда ук бер укучы: “Утыз биш мең сум!” – дип җавап кайтарды.

– Законнар гел үзгәреп тора. Дәүләт хезмәтенә хәрби хезмәт үтмәгән егетләрне алмыйлар. Безнең хәрби комиссариатка ки­леп, вакытында армиягә бармаула­ры өчен үкенүләрен белдерүчеләр шактый. Әле күптән түгел генә 27 яшьлек бер егет тиз арада армиягә алуларын сорап килде, юкса хезмәтендә мәңге югары күтәреләсе түгел икән. Кызганычка каршы, аның хезмәт итү яше чык­кан, берничек тә ярдәм итә алма­дык. Гомумән, үзенә кирәк булса, кеше армиягә бару өчен ниләр генә эшләми! – дип дәвам итте сүзен хәрби комиссар. – Күзе начар күрү аркасында комиссияләнгән берәү башкаланың эре сәүдә компаниясендә эшли икән. Юга­рырак урынга күчерер өчен җитәкчелек аңа хәрби хезмәт үтү шартын куйган. Ул күзенәкыйммәтле операция ясатып, хәрби комиссариатка килде. Әмма окулист мөһерен сукмады, фи­зик көчәнү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип аңлатты.

Шуңа күрә Рәдиф Камалеев ма­лайларга тормышларын берничә ел алга планлаштырырга киңәш итте.

– Спорт белән шөгыльләнегез, илгә сәламәт кешеләр кирәк. Киләчәгегезгә балта чапмас өчен, һәр гамәлегезне алдан уйлагыз. Кайчагында егетләр наркологтан белешмә алып килеп, үзләренең наркоман икәнен, армиядә хезмәт итмәячәген бик горур кыяфәттә белдерәләр. Андыйларны яхшы эшкә алмыйлар, машина йөртү хо­кукы бирмиләр. Әлеге юл белән алар үзләренең киләчәкләренә киртә куялар.

Бүгенге көндә Азнакай муници­паль районында 17 дән 27 яшькә кадәр 2500 гә якын кеше яши. Хәрби хезмәткә чакырылган 683 кешедән бары 84 е генә хәрби хезмәткә киткән. 121 кеше сәламәтлеге буенча комиссияләнгән. Рәдиф Камалеев хәзерге чакырылыш егетләренең сәламәтлеге өчен борчылуын белдерде:

– Әгәр дә элек йөз егетнең бер­се китмәсә, хәзер – хәл башка­чарак. Безнең бурыч – алга таба күңелсезлекләр булмасын өчен авыруларны ачыклау. Һәр дүртенче егеттә ашказаны җәрәхәте таба­быз. Ә бит бу – өлкән яшьтәгеләр чире. Шулкадәр хәлгә җиткерерлек нәрсә белән тукланалар икәналар? – дип аптыравын белдерде хәрби комиссар. – Берсендә бик таза бәдәнле көрәшче егет медко­миссия уза алмады. Бер елдан соң аны танырлык түгел иде – ябык­кан, аңа хәрби хезмәткә рөхсәт бирделәр.

Рәдиф Камалеев сүзләренә ка­раганда, Азнакай хәрби комисса­риатында һәр егеткә шәхси якын киләләр. Мәсәлән, инвалид анала­рын тәрбияләүче дүрт егет армиягә җибәрелмәгән. Элек хөкемгә тар­тылганнар да хәрби хезмәт итүгә хокуксыз. Югары уку йортларын­да укучылар армиягә барудан кичектерелә. Кайберләре укула­рын өзеп торып, армиягә үзләре теләп китәләр. Кайткач, читтән торып укуга күчәләр, эшкә урнаша­лар. Күп нәрсә гаиләгә бәйле.

Укучылар Рәдиф Камалеевка со­раулар бирделәр, Казан вузларын­дагы хәрби кафедралар, хезмәт итү урынын сайлау мөмкинлеге белән кызыксындылар.

– Югары белем алганнар бер ел яки контракт нигезендә 2 ел хезмәт итә ала. Азнакайдан 25 егет гаиләләре, балалары белән контракт нигезендә хезмәт итәргә китте. Бишесе – Севастопольдә. Ялга кайтканда, хезмәтләреннән канәгать булулары, диңгезче бу­лып, дөнья күрүләре турында сөйлиләр, – дип аңлатты Рәдиф Камалеев.

Ул укучыларга сәламәтлек теләде һәм тормышта дөрес юл сайлаула­рына ышанычын белдерде.

Айгөл Шәрипова

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International