Районга уңай бәя бирелде

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
    Хокук бозулар профилактикасы буенча Татарс­тан Республикасы дәүләт комиссиясенең Азна­кай муниципаль районында эшчәнлегенә йом­гак ясалды.
   Комиссия балигъ булмаганнарга кагылыш­лы барлык өлкәләрне: мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр идарәләрен, сәламәтлек са­клау, социаль яклау учреждениеләрен, башкарма һәм хокук саклау органнарын тикшерде. Ирекле ха­лык дружиналары, “ФОРПОСТ” эшчәнлеге үрнәк итеп куелды. Районда спорт корылмаларының һәм спорт чараларының күплеге, балаларның җәйге ялы һәм мәшгульлеге яхшы оештырылуына зур бәя бирел­де. Шулай ук тикшерүчеләр районда алкоголизм һәм наркоманиягә бәйле яшүсмерләрнең республикага караганда дүрт тапкырга кимрәк булуын, яшүсмерләр арасында хөкемгә тартылучыларның булмавын билгеләп үттеләр. Район хакимиятенең профилакти­ка органнары белән тыгыз элемтәдә эшләве дә ассы­зыкланды.
   Комиссия тикшерү барышында бу өлкәдә кайбер җитешсезлекләрне дә ачыклады.

 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International