Азнакайның яшь мөселманнары республика спартакиадасында җиңү яулады

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Районыбызның яшь мөселманнары Диния нәзарәте оештырган спорт чараларында актив катнаша. Күптән түгел Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасында да Азнакай командасы 10 район арасында уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә итреште. Яңа Чишмә спортчыларына гына оттырып, икенчелекне яулады.

    Егетләр волейбол, йөзү, гер күтәрү, бау тартуда ярышты. Йөзү эстафетасында безнекеләр беренче, гер күтәрүдә икенче булдылар. Гүзәл затлар – мөслимәләр бадминтонда көч сынашты, Азнакай кызлары II һәм III урыннарны яулады.

– Спартакиадада мәчетләребезгә йөрүче яшьләр катнашты. Чара була дигәч, кеше эзли башлыйбыз. Тупланган бер командабыз булмау, кеше җитмәү бераз авырлыклар тудырды. Бу уңайдан ярышларга әзерләнер өчен район җитәкчелеге яшьләргә шәһәребез гимназиясенең спорт залын бирде. Хәзер без атна саен шунда күнекмәләр уздырып, командабызның киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк чыгыш ясауларына өметләнә алабыз, – дип хәбәр итте Азат хәзрәт Талибуллин. – Диния нәзарәтенең иҗтимагый сәясәте ислам диненә уңай караш формалаштыруга да юнәлтелгән. Шундый чаралар ислам дине әдәбен илебез яшьләренә дә җиткерүдә зур роль уйный; сәламәт тормыш алып барырга, дөрес юлдан тайпылмаска ярдәм итә.

    Беренчелекне яулаган Яңа Чишмә яшь мөселманнары 10 мең сумлык сертификат, Азнакай спортчылары Мактаулы грамоталар, истәлекле бүләкләр, зәм-зәм суы белән бүләкләнде. Спартакиада оештыру эстафетасын Мөслим районы Чирмешән һәм Сарманнан кабул иткән, Азнакайга да килеп җитәр дигән теләктә калабыз.

 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International