Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Җинүнең 70 еллыгын каршылап
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Әтием – Гәрдән Кашапов фронтка 1941 елда китә. 1942 елның 25 февралендә Смоленск өлкәсенең Гагарин районы Сергеевск авылы янәшәсендә һәлак була. 72 елдан соң миңа аның каберен күреп, рухы алдында баш иеп кайту насыйп булды.
2012 елның көзендә миңа Смоленск өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат килеп төште. Анда эзтабарлар тарафыннан Бөек Ватан сугышчысы әтиемнең гәүдәсе табылуы һәм аның Гагарин шәһәренең көнчыгыш районында яңадан күмелүе, “Хәтер китабы”на 6537 саны белән теркәлгән булуы турында хәбәр ителгән. Гомер буе аннан нинди дә булса мәгълүмат көтеп яшәгәнгә, минем өчен бик тә куанычлы хәбәр иде бу. Шул минутларда ук әтиемнең каберен барып күрәсе килү теләге уянды. Ярдәм итүләрен сорап Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттем. Алар мине дикъкать белән тыңладылар, ярдәм кулы суздылар.
Шулай итеп, олы җанлы җитәкчеләребезнең хәер-фатихасы белән 2013 елның 11 декабрендә ерак юлга чыктым. Мине Гагарин шәһәрендә бик җылы каршы алдылар, урнаштырдылар. Икенче көнне хәрби комиссар Александр Боков, җирле хакимият вәкиле белән чәчәкләр алып, хәрбиләр күмелгән зиратка юл тоттык. Менә ... әти күмелгән кабер ташы. Гранит плитәгә исем-фамилиясе уелган. Исемлектәгеләр 10 000 чамасы. Баш киемемне салып һәйкәл алдына тезләндем, эчтән генә белгән догаларымны укыдым. Күңел тулып китте... Күздән әтиемне сагыну һәм аның рухы белән “очрашу”дан туган яшь бөртекләре тамды...
Шул көнне мине шәһәрнең төбәк тарихы музеена алып бардылар. Фәнни хезмәткәр Павел Беловның бу якларда 1941-1945 елларда барган канлы сугышлар турында сөйләве тетрәндергеч иде. Экспонатлар арасында хәрби кораллар, солдатларның казулар вакытында чыккан шәхси әйберләре (кырынгыч, пәке, сәгать...), музей диварларында бәрелеш күренешләре, командирлар, солдатлар рәсемнәре, аларның батырлыгы чагылган вакыйгалар сурәтләнгән. Монда миңа әтиемнең дә ничек һәлак булуы турында сөйләделәр.
... Ул 50 нче укчылар дивизиясендә, 359 нчы полкта хезмәт итә. Дивизия генерал Ефремов җитәкләгән 33 нче Армия составында була. Мәскәү янындагы сугышларда (1941нең декабре – 1942 елның гыйнвары) 33 нче Армия сафлары нык сирәгәя. Тулаем алганда анда нибары 30 меңләп кеше кала, аларның да яртысы диярлек яралы, тәннәре өшегән, хәлсезләнгән солдатлар. Госпиталь, корал һәм азык-төлек олаулары да артта кала, аларны 12 нче армия “эләктерә”.
Көньяк фронттан берничә дивизиясен күчереп, немецлар 33 нче Армияне тулысы белән тар-мар итә. Янәшә урнашкан 12 нче Армия дә ярдәмгә килә алмый, чөнки аның командующие, генерал Власовның урынбасары куркып кала. Соңыннан аңа үлем җәзасы чыгаралар, ә Власов качып югала. Бу каты сугышларда меңнәрчә солдат һәлак була. Йөзләгән сугышчан дуслары белән бергә әти дә Сергеевск авылы тирәсендә мәңгелеккә ятып кала. Эзтабарлар аларның гәүдәләрен табып, күмү эшләре алып бара. Әтинең дә мәгълүматлары язылган медальонына юлыгалар. Шунда ук гильза, пуля, пәке, фляжка килеп чыга. Әлеге медальон һәм гильзаны истәлек итеп үземә тапшырдылар.
Иртәгәсен Гагарин шәһәренең үзәк мәйданына һәйкәл ачу тантанасына чакырулы идем. 1813 елны чигенеп баручы француз гаскәрләре 2000 рус әсиренә бәла ягып, аларны җәзалап үтерә. Һәйкәл бернинди гаепсез шәһит киткән хәрби ватандашларыбыз истәлегенә куелды.
Мине олы кунак иттеләр. Шәһәр җитәкчелеге, җирле газетаның иҗат коллективы белән очрашуда булдым, Бородино музеена да алып бардылар. Кыскасы, миңа кадер-хөрмәт зурдан булды. Бөек Ватан сугышчысы улына әтисенең каберен күреп кайту мөмкинлеге тудырган Азнакай җитәкчеләренә, азнакайлыларга соклану, ихтирамнарын белдерделәр.
Әле дә мин бик тә дулкынландырган, истәлекле бу сәяхәттән алган кичерешләр белән яшим. Әтиләребез яулаган Җиңү тәме без, аларны бер күрергә, алардан кош теледәй хәбәр алырга зар-интизар булган сугыш чоры балалары өчен бигрәк тә кадерле, изге ул...
Әнвәр Кашапов
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
26
май, 2026 ел
27.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз