Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Сугыш чоры баласы – Азнакайдан Шәмсури апаның нәфис куллары тимер эреткән
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
“Товарняк” вагоннарында халыкны ерып йөрмәле түгел.
Бер почмакка сыенып утырган Шәмсури ишектән күзен алмады: тукталышта “кысталган” энесенең йомышын үтәргә чыгып киткән әниләре һаман юк та юк. Поезд кузгалып китүгә, кызның йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип, еш-еш типте, акырып елыйсы килде. Әмма янындагы бергә утырып кайтучы апалар аны: ”Әниләрең барыбер безнең арттан куып җитәчәк”, – дип тынычландырды-юаттылар. Кызчык бу сүзләргә ышанып, елаудан туктады, якташ апа-абыйлар ни бирсә, шуны ашап, аларга җәфа булмаска тырышып, сабыр гына кайтты.
Курай Елгадан кечкенә ике бала белән 1940 елда Тула шәһәренә тау-таш токымы чыгару шахтасына эшкә киткән Рәшит белән Миңненурга чит җирдә бәхет колачын җәя алмады, инде урнашып, шәһәр тормышына күнегә генә башлаган иделәр, сугыш чыкты. Рәшитне сугышның беренче айларында ук фронтка алдылар. Миңненур үзе кебек үк хатын-кызлар белән окоп казырга йөрде. Норманы үтәсәң, 500 грамм ипи бирәләр, өйдә әниләрен көтеп утырган ике нарасыйның тамагын туйдырырга кирәк. Һәр көн иртән чыгып киткәндә йортта яшәүче эшкә сәләтле халык бала-чагасын подвалга төшерә. Немец самолетларының кайчан килеп бомбага тотасын белгән юк, шулай ышанычлырак. Шәһәр сугыш режимында яши: иртән эшкә соңармаска кирәк, кичке сигездән калсаң, посттагы “часовой” өеңә кертми.
Беркөн шулай күршеләре әнисен көтелмәгән хәбәр белән куандырды: эшелоннары станциядән узып киткәндә әтиләре кыршылып беткән солдат бүреге ыргытып өлгерә. Эченә калай кружка белән өчпочмаклап хат салган. Хатында ул дошманның Тулага якынлашуын әйтеп, ничек тә тизрәк туган якларга – Татарстанга кайтып китү ягын карарга кушкан.
...Әнә шулай бер поезддан икенчесенә күчә-күчә, мең балә белән алар уналты көн дигәндә Сукаешка кайтып төште. Туганнары килеп алыр, я булмаса әнисе кайтып җитәр, дип Шәмсурины авылдашлары шушы авылдагы туган тиешле кешеләрдә калдырып китте. Ике тәрәзәле, кечкенә дүртпочмаклы йортта унбер җан. Ике-өч көннән Курай Елгадан абыйсы алырга килгәч: “Әтинең “москвич” пәлтәсе белән киез итеген бирсеннәр, аннан соң гына кайтам”, – дип кыз аяк терәп каршы торды. Әтисенең киемнәре салынган капчык та, әнисенең агач чемоданы да бик-бик кадерле иде аңа, бу югалту белән һич кенә дә ризалашасы килмәде. Әмма аларны кайтарып бирүче генә булмады, “баланы исән-сау алып кайткан өчен”, дип якташлары бу әйберләрне юл “әҗере” санап, алып киткән иде шул инде.
Юкка-барга бирешми торган, “тимер” холыклы, эшкә үҗәт булып үсте Шәмсури. Хаксызлыкка тарыса, җаны урын тапмый, дөреслек даулый. 5 нче сыйныфтан Сукаешка укырга йөрделәр. Әнисе колхозның бер эшеннән дә калмый көне-төне тырышса да, әтиләре сугышта үлгән балаларга кием-салым биргәндә: “Сез икәү генә дип”, – Шәмсури белән энесен гелән читтә калдыралар иде. Әй үрсәләнә иде дә соң күңеле! Әмма үсмернең бу “бунты” үз күңеленнән ерак китә алмый сүнеп кала бирде.
Җиденчене тәмамлагач, башта колхоз эшендә йөрде кыз. Печән әзерләү,салам ташу, мал карау, нинди эш бар, ни кушалар – шунда булды. Владимир өлкәсенә торф чыгаруга да, Куйбышевка урман кисәргә дә барды.
Бердәнбер көнне ул катгый бер карарга килеп, ничек тә ике кулга бер һөнәр алу нияте белән Актүбә бистәсенә чыгып китте. Төзелешкә урнашып, җир дә казыды, комын да ташыды, кирпеч тә өйде... Бистәгә әнә шулай үзе кебек яшь-җилкенчәк белән нигез салдылар, бер-бер артлы йортлар калкыттылар...
“Азнакайнефть” идарәсенең төзү-монтаж участогында эшчән, җитез, бөтерчектәй кызны тиз күреп алдылар, хезмәтен дә бәяләделәр. Көннәрдән беркөнне аның укыту комбинатында сварщиклар әзерләү курсына язылуына берәү дә аптырамады, чөнки Шәмсуриның моны булдыра алачагына шикләнмәделәр. Шулай итеп, егерме ел ул ир-егетләр белән беррәттән тимер эретте. Иң җаваплы участокларда эшләп, үзен менә дигән белгеч итеп танытты. Ел саен социалистик ярышларда җиңү яулап, идарәнең Мактау грамоталарын алып килде, “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемен яулады. Хезмәт кешесенең кадерен белгән идарә начальнигы Раувель Ишкәев иркен, уңайлы, фатирлы да итте.
...Шәмсури Гомәрова белән без сырхауханәдә дәваланып ятканда таныштык. Аның элеккеге еллар турында бик сагынып, зур тыйнаклык белән сөйләвен тыңлау гаҗәеп кызык иде. Шушы кечкенә гәүдәле, еллар да чибәрлеген җуйдыра алмаган мөлаем апаның озак еллар чып-чын ир-артлар гына башкара торган сварщик эшенә алынуына озак ышанасы килмәде. Ә ул аны ничек яраткан, тәмен тапкан, ничек башкарган!
Шәмсури апа янына ике улы, бигрәк тә киленнәре, оныклары эз дә суытмады. Бүгенге көндә кадер-кайгыртуда бик бәхетле яшәп яткан әбинең инде 4 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Ул үзе дә тыл һәм хезмәт ветераны, сугышчы толы булган әнисе Миңненурны бик кадерләп тәрбияли, аның чиксез рәхмәтен тоеп, хәер-фатихасында кала. Гаиләдә әти-әнигә күрсәтелгән шундый мөнәсәбәт хәзер балалар, оныклар мисалында чагылыш таба.
Сугыш чоры балаларының тормыш юлы үзе бер батырлык ул...
Лиза Нурлыева
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
26
май, 2026 ел
27.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз