Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Зәһәр суыкта зәңгәр ягулыксыз...
2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кыш кыш инде. Энҗе карлары белән җиргә сафлык, пакълек иңдереп кенә калмый, күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән дә “чеметкәләп” ала. Бу көннәрдә Кыш бабай чыннан да үз кодрәтен күрсәтә: температура – 30 градустан да түбәнрәк төште, битләре чеметтереп көчле җил исә, кар көртләре дә зур авырлыклар тудыра. Көчле салкыннарда өең салкын, кайнар чәй эчәргә газың булмаса, эшләр харап.
Ә мондый зәмһәрир суыкларда гадәттән тыш хәлләр дә килеп чыгып кына тора. Безнең районда хәлләр ничегрәк, Азнакай халкы суыклардан зыян күрмәгәнме?
– Шимбә көнне көндезге сәгать өчтә Яңа юл бистәсендәге йортларда газ бетүе турында хәбәр алдык, – ди Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров. – Күз алдына китерәсездер: тышта 33 градус суыклык бит. Яшь балалар, өлкән яшьтәгеләр, урында ятучы авырулар бардыр. Бистәдә яшәүче берәү йортында су җылыткычын алыштырганда газ приборлары белән эшләүче махсус оешмага мөрәҗәгать итеп торуны кирәк тапмаган. Үз белдекләре белән урнаштыру нәтиҗәсендә, су шлангын газ белән тәэмин итү системасына ялгап куйганнар.
Җир астындагы газ линиясенә су кереп, “пробка” хасил иткән һәм 22 йорт зәңгәр ягулыксыз калган. Эш барышында янә 150 торак йорт газсыз торды. 6,5 км җир асты газүткәргече өрдертелеп чистартылды. Аварияне бетерү өстендә төнге 24.00 сәгатькә кадәр эшләделәр. Рәхмәт Азнакай РЭГС хезмәткәрләренә (җитәкчеләре Фирдәвес Рахманов) алны, ялны белмичә чын мәгънәсендә “көрәштеләр”, вакыйганың тагын да катлаулануына юл куймадылар.
Якшәмбе көнне Нефтьчеләр һәм Солтангалиев урамнары киселешендәге салкын су торбасы шартлады. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе “Водоканалсервис” АҖ хезмәткәрләре дә эшне оператив рәвештә башкарып чыктылар. Берничә сәгатьтән йортларга янә су килде.
Бу көннәрдә шәһәребездәге хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр, авария хезмәтләре икеләтә көч белән эшлиләр, өстәмә дежур тору һәм башка чаралар оештырылды.
Ваемсызлык һәм битарафлык, җылыту приборлары һәм мичләрдән дөрес файдаланмауның ахыры яхшыга илтми. Мисаллар артыннан ерак китәсе түгел. “Дүшәмбе көнне Благодатное авылындагы шәхси йортта биш кеше мичтән чыккан ис газына исергән”, – дип хәбәр иттеләр безгә МЧС ның Азнакай бүлегеннән. Вакыйга бик аянычлы: бер кеше үлгән, икесе сырхауханәнең реанимация бүлегендә ята. Бәхеткә, берсе исән-сау. Күрәсең, мичне иртә томалап куйганнар.
Мондый аянычлы вакыйгалар халыкка игътибарлы булырга, йортларындагы газ, су, ут, җылыту приборлары, мичләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Якыннарыбызны, тирә-юнебездә яшәүче өлкән яшьтәгеләр, ялгызлар, инвалидларны да игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска һәм шул ук вакытта тәртипсез тормыш рәвеше алып баручыларга карата да битараф булмаска кирәк.
Нәсимә Ф
азлыева
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
26
май, 2026 ел
27.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз