Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе шәхси хуҗалыкларында янгын чыккан

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
   Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп киткән. Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе шәхси хуҗалыкларында янгын чыккан.
   Азнакай күзәтчелек бүлеге эшчәнлеге хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә халыкны тагын да игътибарлырак һәм сак булырга: мичләрне өч сәгатьтән дә озаграк якмаска, карап торырга; кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланмаска; берьюлы берничә электр җиһазыннан файдаланмаска, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.
  Балаларны берүзләрен өйдә калдырмагыз, өсләреннән бикләп китмәгез!
“Түбән температурада янгынны сүндерү, янгын гидрантлары өчен су алу да бермә-бер авырлаша” – диләр алар.
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International