Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Азнакайның мәгълүмати-методик үзәк директоры: "Кешеләрне рухландырып, үз артымнан ияртә алам"
2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Мине киңкырлы шәхес булган хатын-кызлар сокландыра. Гаилә мәшәкатьләре өстенә нәфис иңнәренә җәмгыятьнең башка йөкләрен дә салып, аны лаеклы тарта алу батырлыкка тиң. Бүгенге әңгәмәдәшем әнә шундый гүзәл затларның берсе, азнакайлыларның күпчелегенә яхшы таныш – Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Лилия Әхмәдишина.
–Лилия ханым, Сез озак еллар мәгълүмати-методик үзәкне җитәклисез, болар өстенә – иҗтимагый совет рәисе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе, иҗади укытучыларның республика ассоциациясе әгъзасы. Бу өлкәләрнең һәрберсе бик җаваплы. Барысына да ничек җитешәсез?
–Бар читтән күзәтүчеләр, бар тормыш эчендә кайнап яшәүчеләр. Мин үземне икенчеләр рәтенә кертәм. Вакыйгалар агымында булу, Азнакаебызның матур киләчәге өчен җан атып яшәү минем өчен күпкә кызыклырак.
–Сез мәктәпне медальгә тәмамлагансыз, институтта бик яхшы укыгансыз. Зур шәһәрләрне яулау мөмкинлеге була торып, кечкенә Азнакайга нәрсә тартып кайтарды?
–Студент елларын – колхозда, төзелеш отрядында эшләүләрне, фольклор экспедицияләрне искә төшерәм дә, холкымның кайда чыныгуы турында уйлап куям. Ни өчен педагогик биографиям башланган Ярослав гимназиясендә укытучы яки пединститутта фәнни хезмәткәр булып калмадым? Казан пединститутында аспирантура тәмамлаганнан соң галим булып китү мөмкинлегем дә бар иде. Боларга Россия мәгариф академиясе тәҗрибәсе буенча уңышлы эшем, икътисад һәм манчестер университетының югары мәктәбендә магистр программасы буенча алган белемемне дә өстәсәң... Туган Азнакаема кайткач, хуҗабикә булып, иремне, кызымны көйләп нигә өйдә генә утырмаска иде? Бәхет өчен бу да әз түгел, минемчә. Юк, мин хатын-кыз иң кимендә Дәүләт Думасы депутаты булырга тиеш дип әйтмим. Әмма үз дөньяма гына бикләнеп яшәү холкыма хас түгел.
–Кеше кайчан лидерга әверелә?
–Барысына да кечкенәдән нигез салына. Мәктәп елларында кызыксынуым мине Пионерлар йорты каршындагы “Факел” штабына алып килде. Остазыбыз Зөлфия Шакирова безне районның һәм республиканың танылган җитәкчеләре белән таныштырды. Штабта мөһим социаль күнекмәләр алдык, үз-үзебезгә ышаныч тәрбияләнде, тугры дуслар таптык. Тормыш “факел”чыларны дөнья буйлап сипсә дә, бүгенгәчә бер-беребез белән араны өзмибез. Тормышымны тамырдан үзгәртерлек кешеләрне очрата алуым белән дә бәхетлемен. Әнием Роза Әхмәдишинага бик рәхмәтлемен. Анатолий Байков, Владимир Соколов, Роза Галеева... Саный китсәң, күп андый кызыклы кешеләр язмышымда.
– Ныклы структура төзер өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк дип исәплисез?
– Мәхәббәт. Укуны, эшеңне, кешеләрне ярату. Ирешелгәннәрдә туктап калмау, максатыңа омтылу.
– Сезне быел ”Ел хатын-кызы” бәйгесенә тәкъдим иттеләр. Анда нинди кичерешләр һәм өметләр белән катнашасыз?
–Кайсы гына конкурсны алма, ул – үз көчеңне сынау мөмкинлеге һәм аннан баш тартырга ярамый. Мин үз көчемә һәм мөмкинлекләремә ышанам. Мартин Лютер Кинг әйткәнчә, юлны тулысы белән ачык күрмәсәгез дә, беренче адымны ясарга кирәк. Мин конкурс комиссиясенә документлар папкасын тапшырып, беренче адымымны ясадым. Һәр кеше кабатланмас, үзенчәлекле. Үземне дә шундый дип уйлыйсым килә. Үҗәтлегем, юмор хисем җитәрлек. Табигатем буенча мин – лидер, шуңа күрә кешеләрне рухландырып, үз артымнан ияртә алам.
Резеда Шәрипова
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
26
май, 2026 ел
27.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз