Азнакайлылар беренчелектә

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   “Батырлык урыны – Әфганистан” республика балалар иҗаты конкурсында Азнакай 6 нчы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Азалия Галиева “Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс” иншасы белән җиңү яулады. Әлеге бәйге үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатларында республика балалар китапханәсе, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты һәм ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт берләшмәсе тарафыннан оештырылган. Анда районнан алты эш тәкъдим ителгән. Азалия үз иншасында якташыбыз Николай Кандауров батырлыгын яктырткан.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International