Благодатный авылында 5 кеше мич исенә исереп, берсе вафат булган

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
  Соңгы көннәрдәге аномаль салкыннар зыянын салырга да өлгерде.
  Ашыгыч медицина ярдәменнән алынган мәгълүматларга караганда Актүбә бистәсендә ике кеше, Азнакайда олы яшьтәге ханым кул-аякларын өшетеп мөрәҗәгать иткән.
  Җылыткычлардан файдаланганда куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү шулай ук балә-казаларга дучар итә.
  Благодатный авылында 5 кеше иртә томаланган мич исенә исереп, берсе вафат була, дүртесен сырхауханәгә китерәләр. Янган газ сөременнән исерү очрагы Азнакай шәһәрендә дә булды. Сак булыйк, җәмәгать!
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International