Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан азнакайлыларның нибары бишесе исән

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

    Бу көннәрдә илебез, шул исәптән, район халкы Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу датасын билгеләп үтә. Нева яры буендагы шәһәр өчен 872 көн өзмәс каты сугышлар бара.

   Фашист дивизияләре боҗрасында коралсыз, азык-төлексез, сусыз калган хәрбиләр һәм халыкны бары тик җиңүгә өмет кенә яшәтә. Ленинград өчен барган сугышларда районыбыздан катнашканнарның бүгенге көндә нибары бишесе исән.

   Алар: Вагыйз Әминов, Әхәт Рәхимов, Шамил Усманов, Хәбибулла Хәмидуллин, Фатих Шәрипов. Азнакай шәһәрендә яшәүче Римма Усманова шулай ук бу шанлы көннәрнең шаһиты булган, аның балачак хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган.

Фашизмга каршы көрәштә үзен аямаган, илебезгә азатлык яулаган ветераннарыбызга хөрмәт һәм дан!

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында киңкырлы эшләр алып барыла. Яу кырында ятып калган райондашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләр аерым игътибарда. Авыл биләмәләре башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә сүз аларны төзекләндерү, яңарту турында барды.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International