Азнакайдагы эшсезлек үз җитештерүчеләребезне яклау белән ничек бәйле

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
   Бер яктан эшсезлек дибез, икенче яктан – үз җитештерүчеләребезне якларга... Беренчесен хәл итәр өчен икенчесенә ярдәм кирәк. Әмма күп нәрсә җитештерүчеләребезгә дә бәйле. Менә шундый тылсымлы ике башлы таяк килеп чыга.
   Матбугат конференциясендә яңа эш урыннары турында сүз кузгаткач, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин май һәм икмәк заводларын саклап калу турында әйткән иде. Ә бит бу предприятиеләрдә йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Димәк, алар эшсезләр сафына баса язган дигән сүз.
   Заводларны бөлгенлеккә төшергән сәбәпләрне ачыклау түгел максатым. Кибет киштәләрендә читтән кергән икмәк һәм сөт ризыклары тулып ятканын күреп: “Боларга юл ачып, үз җитештерүчеләребезне үзебез үк упкынга этәрмибезме соң?” – дигән уй туганнан каләмгә тотынуым.
   Бу көрәш күптәннән бара. “Үзебезнекен эчик, үзебезнекен ашыйк!” – дип күпме ялкынлы киңәшмәләр, чаралар узды.
– Сөтләре тиз ачып чыга, ипиләре тәүлек эчендә искерә! – дип ризасызлык белдерде сатып алучы.
– Кушылмаларсыз саф продукция озак саклана алмый! – дип җавап кайтарды җитештерүче.
   Кешегә ярап булмый. Мин инде үзем яратып сатып ала торган сөтне дә шикләнебрәк эчәм: ул тиз ачымый башлады. Бәлкем технологиясе яхшыргандыр, әнә, авыл сөте атна буе бер дигән тора бит! Берүк шулай була күрсен!
   Азнакайның туңдырмаларын да сагынып куя ашказаны. Ә Туйкәдә нинди тутырмалар ясый иделәр! Кайдандыр чит өлкәдән яки илдән кайтып, кибет киштәсендә айлар, еллар буе яткан товар түгел инде. Ни дисәң дә, үзеңнеке үз ул, химиясе дә әзрәктер сыман, сыйфаты да ышанычлырак кебек. Көннеке көнгә чыга, сатыла, товар яңарып тора. Теләсәләр, пешерә беләләр бездә икмәген дә, башкасын да. Базар мөнәсәбәтләре катлаулы нәрсә шул. Ул көн дә җитештерүчедән яңа төр продукция, сыйфат таләп итә. Әнә шул шартлар үтәлгәндә генә җирле продукциягә сорау булачак.
   Әлбәттә, сатып алучының сайлау хокукы бар. Ә шулай да, кулларны читтән кергән товарга сузганчы, үз предприятиеләребездә эшләүче ирләребез, хатыннарыбыз, балаларыбыз, туганнарыбыз язмышы, Азнакаебыз киләчәге хакында уйларга онытмыйк әле.
   Тормыш дәрәҗәбезнең дә шуңа бәйле икәнен истән чыгарырга ярамый: җирле казнабызны җирле предприятиеләрдән кергән салымнар баета бит. Ә бу исә, без гел зарлана торган “эшсезлек”кә һәм районыбыз үсешенә турыдан-туры кагыла.
 
Резеда Шәрипова
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International