Азнакай суыклары: Микулино авылында алтмыш яшен тутыручы ханым өшеп үлә

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

    Кыш үзенекен итә, әле һаман да салкын. Бу көннәрдә өшүләрдән саклану турында гел кисәтелеп торылса да, андый очраклар теркәлеп килә. Узган ял көннәрендә Микулино авылында быел алтмыш яшен тутыручы ханым өшеп үлә.

    Даими эчкән, шушы яман гадәте аркасында тормыш чоңгылына төшеп, үз гаебе белән пенсиясез дә калган ул. Төнлә белән урамда егылган, авылдашлары иртән яктыргач кына күреп алган аны.

   Эчүчелекнең ахыргы нәтиҗәсе шулай афәт белән төгәлләнә шул. 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International