Мәскәүдәге фаҗига уңаеннан: Азнакай мәктәпләрендә саклык чаралары күрелгән

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

   3 февральдә Мәскәү мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысы атасының мылтыгын алып килә һәм география укытучысын, ярдәмгә чакырылган полиция хезмәткәрен атып үтерә, тагын бер полиция хезмәткәре авыр яралана. Әлеге фаҗига барча кешене тетрәндерде һәм мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларына игътибарны тагын да арттырырга этәрде.

   -Азнакай шәһәре мәктәпләрендә видиокүзәтүләр урнаштырылган, пропуск системасы кертелгән, куркыныч туганда хәбәр бирә торган төймәләр бар, - диде әлеге уңайдан мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова. – Әмма, күргәнебезчә, бу гына аз. Хәзерге балалар авырлыклар алдында югалып кала, көндәлектәге бер билге дә аны чыгырыннан чыгарырга мөмкин. Кайбер әти-әниләр начар билге өчен укытучыны гаепли. Бала моны ишетә һәм үзен хаксызга рәнҗетәләр, кимсетәләр дип исәпли. Укытучыга элекке кадер-хөрмәтне кайтарырга кирәк, юкса хәлләр болайга таба китсә, мәктәпкә эшләргә теләүче калмаячак.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International