Азнакайда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаенннан күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла.

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

   15 февралдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу датасы билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызда күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла. 12 февраль көнне 13.00 сәгатьтә “Кара лалә” һәйкәле янында митинг, әфган сугышын­да һәлак булган якташларыбызны искә алу тантанасы үтәчәк. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортын­да кичә үткәрү планлаштырыла.

   Мәгълүм булганча, Республика Кубогына һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы призына кышкы автоузышлар да шушы истәлекле көнгә багышлана һәм 15-16 февраль коөннәрендә Сабантуй майданы янындагы ипподромда узачак. Башлана 9 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез!

 

  

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International