“Ел хатын-кызы-2014” бәйгесендә азнакайлылар җиңү яулады

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

    “Ел хатын-кызы-2014” бәйгесенең Әлмәттә узган зона турында районыбыздан 9 гүзәл зат катнашты.

 “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә – Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фирдәүс Әхмәтгалиева, “Лидер” номинациясендә – мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина, “Өченче буын героинясы” номинациясендә хезмәт ветераны Лена Гыймаева җиңү яулады. Сигез район арасыннан жюри азнакайлыларның әзерлегенә югары бәя бирде. 

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International